23нче апрель, дүшәмбе, 2018нче ел

   “Татарстан Республикасында 2014-2010нче елларда гражданнарга социаль ярдәм” программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен, “Өмет” клубында “Елмаю бүләк ит” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыль башында балаларга җылы хисле атмосфера, дуслык булдыру өчен “Комплимент” күнегүе тәкъдим ителде, аның барышында балалар бер-берсен җылы сәламләделәр, үзләре турында сөйләделәр һәм бер-берләренә ягымлы сүзләр әйттеләр.

   Балалар, шөгыль барышында, “Күңелле-күңелсез” уенын уйнадылар, игътибарны, иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән “График табышмак” һәм “Буталчык юл” күнегүләрен башкардылар, “Кызыксынулар дөньясында” интеллектуаль викторинасында катнаштылар.

   “Шатлык кәрҗине” мастер-класс кысаларында балалар кәгазьдән чәчәкләр белән матур кәрҗин ясадылар. Һәр эш тә шәхси сәнгатьчә башкарылган иде, бу үз-үзеңне иҗади күрсәтүгә, хыял һәм эстетик зәвыкның чагылышына мөмкинлек бирде.

   Шөгыльдә катнашучылар барысы да үзләре белән якты хисләр, яңа тәэсирләр һәм рәхәтләнеп өйләренә оригиналь эшләрен алдылар.

   Оештыручылар һәм әти-әниләр сүзләре буенча, мондый шөгыльләр балаларда иҗади фикерләүне үстерүгә, дөньяны позитив кабул итү формалаштыруга, үз-үзләренә һәм үз көчләренә ышану арттыруга ярдәм итәләр.

фото-1

фото-2