12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Мин туган илем белән горурланам!” балалар рәсем бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгару булды. Бәйгедә эшчеләр - профсоз әгъзаларының 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле 51 бала катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча 4 җиңүче билгеләнде:

   4-6 яшь категориясендә Кононов Кириллның “ Минем яраткан гаиләм прогулкада” рәсеме яхшы дип табылды.

фото-1

   7 - 11 яшь категориясендә “Спасс манарасы” рәсеме белән Гарипова Зарина һәм “Кол Шәриф мәчете” рәсеме белән Хакимуллина Адилә җиңүчеләр булдылар.

фото-2

фото-3

   Өлкән яшь категориясендә (12 – 16 яшь) “Минем илемнең кышкы матурлыклары” эше өчен Онкол Изель җиңүче дип табылды.

фото-4

   Җиңүчеләрнең эшләре республика балалар рәсем бәйгесендә катнашу өчен Республика профсоюз комитетына җибәрелде.