12 нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль җайлашуда авырлык кичергән (психоэмоциональ проблемалар), 7 - 11 яшьлек 6 балигъ булмаган балалар белән “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Менә мин нинди!” исемле психологик үстерелешле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: психологик саклануның эффектив системаларын үстерү.

   “Гомуми игътибар”, “ Мин иң...”,”Бүләкләр” күнегүләрендә катнашып, балигъ булмаган балалар уен рәвешендә эшнең тренинг төре һәм аның кагыйдәләре белән таныштылар, беренче дуслык бәйләнешләре урнаштырдылар. Шөгыльнең арт-терапия блогы балаларга үзләренең эчке дөньяларына үтеп керергә, үзләренең кичерешләрен, теләкләрен тоярга, яхшы якларын бәяләргә һәм төзәтергә кирәкле шәхси якларын аерып күрсәтергә мөмкинлек бирде. Үзләре турында язылган шигырьләр үзләрен танып белүнең нәтиҗәсе булды.

   Тренинглы шөгыль “Кәефне ясыйбыз” техникасын кулланып рефлексия белән тәмамланды. Һәр катнашучылар үзләренең рәсемнәре өчен ачык төсләр сайладылар, бу аларның хәл һәм кәефләре яхшыруы турында раслый.

   

фото-1

фото-2