Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Татарстан Республикасында Лев Толстой елы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» волонтёрлары белән берлектә, социаль җайлашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен “Һәр кеше кешелекне үзгәртергә тели, ләкин беркем дә үзен ничек үзгәртү турында уйламый” исемле төркемле шөгыль уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: социаль җайлашуда ярдәм, укучылар кызыксынуын үстерү, иҗади биремнәрне мөстәкыйль эшләү осталыгын булдыру.

   Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар Л. Н. Толстойның тормыш юлыннан кызыклы фактлар, әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар. Аннан соң балалар белән үз-үзеңне камилләштерү, үзеңдә иң яхшы әхлакый сыйфатларны тәрбияләү, тормыштагы чын байлыклар турында интерактив әңгәмә уздырылды. Шөгыль ахырында балаларга Л. Н. Толстойның “Һәр кеше кешелекне үзгәртергә тели, ләкин беркем дә үзен ничек үзгәртү турында уйламый” дигән фикере буенча мини-инша язарга тәкъдим ителде. Шөгыль иҗади эшләрне тикшерү белән тәмамланды.

   Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларга социаль җайлашудагы һәм яшьтәшләре белән аралашудагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр.

фото-1