11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел

   Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Салмачи бистәсендәге МББУ “№173нче номерлы мәктәп”нең консультация пунктында, тулы булмаган, күпбалалы һәм азтәэминатлы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Үзең белән гармониядә” циклыннан “Үз-үзеңне тотуның эффектив стратегиясе” дигән тренинг шөгыль уздырдылар (профилактик эш).

   Тренингның максаты: балигъ булмаган балалар арасында аларның эмоциональ халәтен нормальләштерү аша эмоциональ уңышсызлык һәм суицидлар профилактикасы, үзләренең эмоциональ реакцияләрен чагылдыру белән идарә итү сәләтен булдыру.

   Шөгыльнең барышында катнашучылар “Өмет һәм чынбарлык” исемле кыскаметражлы анимацион фильм карадылар. Аннан соң балалалар, каралган кадрлардан соң туган уйлары һәм хисләре турында сөйләделәр. Әңгәмә катнашучыларны шундый әһәмиятле нәтиҗәгә китерде: аралашуда иң мөһиме – эчкерсезлек.

   «Карусель» күнегүендә балалар үзләрен эчкерсез һәм эчкерле әңгәмәдәш роленә куеп карадылар, һәм эчкерсез булуның авыррак икәнен билгеләделәр.

   Ахырда, балигъ булмаган балалар рефлексия түгәрәгендә үзләренең тренинг турында тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм эмоциональ интеллектны үстерүнең, икенче кешенең эмоцияләрен танырга өйрәнергә, аның ниятен, теләген аңларга, һәм шулай ук үзеңнең эмоцияләрең белән идарә итүнең мөһимлеген билгеләделәр.

фото-1

фото-2