Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне белән котлыйлар.

   11нче апрель, чәршәмбе.

   11 нче апрель -Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Бу истәлекле датада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль ярдәм күрсәтелүче, элеккеге концлагерь тоткыннары булган өлкәннәрне котлыйлар.

   Авиатөзелеш районында 1925 елда туучы, Сизых Татьяна Даниловна яши. 1942 елда 17 яшьлек Татьяна Даниловна Курск өлкәсе, Чернянский районы, Русская Халань авылыннан авылдашлары белән берлектә Германиянең Гамбург шәһәренә эшләргә куыла. Анда хәрби заводта эшләп, 1945 елны совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Бу истәлекле көнне котлаулар белән бергә бүлек хезмәткәрләре Татьяна Даниловнага ашамлыклардан торган бүләк тапшырдылар.

фото-1

   Киров районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту булеге белгечәләре белән берлектә «Ветеран янәшәдә генә яши» дип исемләнгән акция оештырды. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр социаль ярдәм күрсәтүдә торучы гаиләләрдән булган балигъ булмаган балалар белән берлектә, 1945 елда туган, 3нче группа инвалид, өйдә социаль хезмәт күрсәтелгән Зайцева Людмила Павловнаны котладылар. Балалар ветеранга үзләре ясаган открыткалар һәм сувенирлар тапшырдылар. Людмила Павловна балалар белән үзенең хәрби яшьлек хатирәләре хакында бик теләп бүлеште.

фото-2

фото-3

   Совет районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Совет районы социаль яклау бүлеге белән берлектә Бакаева Вера Георгиевнаны котлап, иминлек, сәламәтлек теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Сугыш вакытында Вера Николаевна ата-анасы белән әсирлеккә эләгә. Әнисен яндырганнар, әтисе – офицер, аны асканнар. Безнең гаскәрләр килә башлауга, концлагерьда булган балаларны ата башлыйлар. Вера Николаевна аягы яраланып бара алмый, үрмәли. Бу вакыйга аны коткара. Ул госпитальдә аңына килә, сөйләшми һәм барысын да оныта. Һәм ел ярымнан соң гына үз исемен искә төшерә. Хәзерге вакытта Вера Николаевна яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.

фото-4

фото-5

   Идел буе районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Идел буе районы социаль яклау бүлеге белән берлектә социаль ярдәм күрсәтелүче, элеккеге концлагерь тоткыннары булган өлкәннәрне котлыйлар. Шуларның берсе – 1935 елда туган Антошкина Зинаида Григорьевна. Сугыш башлангач, анасы 4 яшьлек кызы Зина һәм апасы Полина белән фашистлар яулап алган Калуга өлкәсенең Жиздра шәһәрендә калалар. Ике ел оккупациядә булалар. Немецлар өйне яулап алып, аларны сарайга куып чыгаралар. 1943 елда немецлар аларны көнбатышка таба куалар. Иң куркыныч лагерь Минск шәһәрендә була. Анда хәтта бараклар да булмый, алар атналар буе туң җирдә яталар. Шуннан соң Зинаиды Григорьевнаның хаман да аяклары сызлана. Бу истәлекле көндә котлаулар һәм тәбрикләүләрдән тыш ЗинаидаГригорьевнага көнкүреш химия наборын тапшырылды.

фото-6