2018нче елның 14нче мартында “Язгы игелек атнасы" акциясенен #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" исемле игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, "Крылья Советов" паркында "Язны каршылыйбыз" дип аталган экологик чара үткәрелде.

   Социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балалар әти-әниләре белән бергә интеллектуаль бәйгеләрдә һәм «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау» исемле викториналарда актив катнаштылар, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр.

   Балалар кошлар өчен үз куллары белән ясаган җимлекләр алып килделэр, аларны агач ботакларына элделәр һәм бик теләп кошларга көнбагыш һәм ипи кисәкләре ашаттылар. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау бик мөһим булуын һәм аларнын табигатьне саклауга керткән өлешләре зур әһәмияткә ия булуын анладылар.

   Әлеге чара игътибарны экологик проблемаларга юнәлтү белән беррәттән, әти-әни һәм балалар, шулай ук гаилә эчендә һәм гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2