2018нче елның 7нче мартында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан, социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балаларда уз-узенә тиешле бәя биру кунекмәсен формалаштыру максаты белән, “Син ышан!” исемле чара уткәрелде.

   Бу чарада балалар белән үз-үзеңне ышанычлы тоту сәләтен һәм кайбер чагылышлардан баш тарта алу момкинчелеген чагылдырган төрле хәрәкәтле уеннар һәм кунегуләр уткәрелде. Катнашучылар белән кайбер тәкъдимнәрдән сәбәпләрен анлатып тормыйча баш тартырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре тикшерелде. “Купер” кунегуе балаларда конструктив аралашу кунекмәсен, низаглы хәлләрдән чыгу, партнерны ишетә һәм тыңлый белу сәләтләрен формалаштырырга булышты.

   Биремнәрне утәу дәверендә, чарада катнашучылар киеренке хәлләрдән чыгу күнекмәләрен камилләштерделәр, уз-узләренең психологик чикләрен якларга өйрәнделәр.

фото-1