Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   7 март көнне гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүләгендә (Совет районы) «Кызыклы сәяхәт» клубында халык – ара хатын – кызлар көне алдыннан социаль адаптациягә моhтаҗ булган гаиләләр өчен чара үткәрелде.

   Чараның максаты яшүсмерәләрнең узара аралашу дәверендә килеп чыккан кыенлыкларны булдырмау; бала hәм ата – ана мөнәсәбәтләрен ныгыту.

   Чара уен – сәяхәт форматында үтте. Яшүсмерәләр төрле илләрдә халык – ара хатын – кызлар көне ничек үткәнен белделәр,үзләренең гаиләләрендә 8 март бәйрәмен үткәрү традицияләрен сөйләделәр, әни турында шигырьләрне декламацияләделәр, «Әйдәгез, кызлар!» конкурсында катнаштылар.

   Биремнәрне үтәү процессында ата- аналар hәм балалар узара бәйләнештән яхшы кәеф алдылар, мөнәсәбәтьләрен ныгыттылар.

   Чараны тәмамлап катнашучыларга әниләр турында видеоролик күрсәтелде, аның төп максаты әниләрне хөрмәтләү традициясен саклап калу, тәрбиядә күрсәткән хезмәтен тану hәм гаиләдә мөhим рольне үтәү. Өй эше итеп яшүсмерләрне әниләренә видео – котлау хаты ясарга тәкъдим ителде.

фото-2

фото-3