Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
24нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен, шул исәптән инвалид балалар өчен, «Нәүрүз» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чарада балаларга язгы көн тигезлеге тарихы белән таныштырган презентация күрсәтелде. Шулай ук балалар бу бәйрәмгә төрки халыклар әзерләгән гадәти сумәләк ризыгы турында белделәр.
Чараның иҗади өлешендә барлык балалар да сумәләк ингредиентларының берсе булган пешерелгән бодайдан кул эшләнмәләре - чәй тәлинкәләре ясадылар.
Мондый чаралар халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, ватанпәрвәрлек хисен ныгыта, ә балаларның иҗади эшчәнлектә катнашуы креатив сәләтләрне үстерә.
24нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча чаралар планы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Хуҗасыз предметлар табылган очракта хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре һәм бинадан хезмәткәрләрне һәм килүчеләрне эвакуацияләү» дип аталган укыту-тренировка шөгыле үткәрелде.
Шөгыль барышында хезмәткәрләргә инструктаж һәм бинадан укыту-тренировка эвакуациясе үткәрелде.
23нче март, сишәмбе, 2021нче ел
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы гаилә әгъзалары арасында низаглы мөнәсәбәтләрне коррекцияләүгә һәм профилактикалауга һәм балигъ булмаганнарның аутоагрессив тәртибен профилактикалауга юнәлдерелгән «Белен» гаилә төркемле уенын уздырды.
Уен барышында теге яки бу тормыш хәлендә гаилә әгъзаларының эмоциональ халәте ачыкланды. Уенда катнашучылар психолог белән бергә үз кичерешләренең сәбәпләрен, конфликтлы хәлләрдән чыгу юлларын анализладылар. Уен шулай ук бала шәхесе үсеше өчен кирәкле коммуникатив һәм социаль күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итте.
23нче март, сишәмбе, 2021нче ел
Мәскәү районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт алучы аз керемле гражданнарга «Россия күңеле» #dusharossii.volontery волонтерлар хәйрия оешмасыннан азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
22нче март, дүшәмбе, 2021нче ел
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның медиаграмоталылыгын формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында МБББУ “173нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультатив пункты базасында балигъ булмаганнар өчен “Интернетта имин эш турында нәрсә беләм?” дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Максат: Интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында яшүсмерләрнең белемнәрен формалаштыру.
Шөгыль интерактив кейс-уен форматында төзелгән, анда катнашучылар үз медиаграмоталыгын тикшерергә мөмкинлек бирә. Кейслар рәвешендәге мәсьәләләрдә интернет челтәрендәге куркынычлар белән бәйле типик вәзгыять һәм аларны хәл итүнең төрле вариантлары тәкъдим ителгән. Катнашучыларга теге яки бу вәзгыятьтә ничек эшләргә икәнен сайларга кирәк иде.
Ахырда балалар «Каспер роботы маҗаралары» анимацион сериалын карады, аның темалары лайкомания һәм кибербуллинг.
Страница 4 из 272