Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
12нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Ел саен 12нче ноябрьдә Россиядә Песнәк көне-экология бәйрәме билгеләп үтелә. Ул РФ кошларны саклау берлеге үтенече буенча расланды.
Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган балалар өчен «Песнәк көне» дип исемләнгән тематик шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльдә балалар бу гаҗәеп кошлар, халык сынамышлары һәм гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәмгә өлкәннәр кошларның иске җимлекләрен төзәттеләр, яңаларын элделәр, ә балалар кошларны ашаттылар. Бу кошларның өйгә бәхет китерүе турында сынамышлар бар.
Безнең балалар матур традицияне хуплап, социаль педагоглар җитәкчелегендә кошларга җимлекләр ясадылар, аннан соң аларны агачларга элделәр.
12нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
18 яшьтән өлкәнрәкләр булган инвалидларны социаль тернәкләндерүгә юнәлдерелгән «Социаль ярдәм» проекты кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «Тылсымлы ил» дигән чара уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру, аларның социаль тәҗрибәсен яшьтәшләре коллективына гармонияле рәвештә кертү юлы белән баету.
Шөгыль, катнашучыларның мускул һәм эмоциональ киеренкелеген бетерүгә юнәлдерелгән, «Хисләр дөньясы» дигән интерактив күнегүдән башланды. Аннан соң балалар вак моторика һәм тактик сизгерлек үсешенә ярдәм итүче Су-Джок массажер-шарын кулланып күнегүләр ясадылар. Иҗади потенциалны үстерү һәм төрле хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру максатыннан, катнашучылар пластилинография техникасында табигый материаллар кулланып «Су асты дөньясы» дигән күмәк иҗади эшкә кушылдылар.
Шөгыль ахырында сенсор бүлмәсе шартларында тормыш тонусын күтәрүгә юнәлдерелгән «Су көче» дигән релаксацион күнегү үткәрелде.
Сугыш башланганда Һәдия Габдулла кызына нибары ундүрт яшь була. Аның балачагы тәм-томнар һәм җылы урын-җир белән түгел, ә ачлык, салкын, җимереклек белән ассоциацияләнә. Һәдия Габдулла кызының хезмәт эшчәнлеге туган җиргә дошман төшкәч башлана. Хатын коллектив хуҗалыкта кулларында канлы сөялләргә кадәр эшләвен кайгырып искә ала. Аңа, барлык хатын-кызларга кебек үк, ул куркыныч елларда авыр була, аларның җилкәләренә түзеп булмаслык сынаулар ята…
Һәдия Габдулла кызы «1941-1945нче елларда фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Корнилова Валентина Петровна 1931нче елның 18нче ноябрендә ТАССРның Яшел Үзән районында (Бело-Безводное авылында) туа. Авылда 4 сыйныф укый. Аннан 7нче сыйныфка кадәр Раифада укый.
Сугыш вакытында Валентина Петровна колхозда эшли башлый: яшелчә үстерергә, су сибәргә булыша, фронтка озату өчен уңыш җыя.
Сугыштан соң Валентина Петровна трактор бригадасында хисапчы булып эшли. Истәлекләрдән: «Дус кызлар белән безне Молотов өлкәсенә урман кисәргә җибәрделәр».
Валентина Петровна 1952нче елда Юдино бистәсенә кайта, кияүгә чыга. Ире белән Яңаюдино бистәсендә үз йортын төзеп чыгалар. Валентина Петровна Горький тимер юлында, Юдино станциясендә телефончы булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.
Валентина Петровна сугыш вакытында хезмәт фронтында хезмәт куя. «1941-1945нче елларда фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
10нчы ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел
«Киләчәк үсеше» программасын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Минем кыйммәтләрем» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: үзе, үз карашлары, тормыш кыйммәтләре турында күзаллауны үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар «Сәламәтлек - һәр кешенең кыйммәте» дискуссиясендә катнаштылар, үз шәхесенең көчле һәм зәгыйфь якларын һәм аларны коррекцияләү ысулларын билгеләүгә юнәлдерелгән «Уңай уйлар» һәм «Сәламәтлек тәгәрмәче» психологик күнегүләрен үтәделәр. Шөгыль ахырында балалар белән сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга, җитезлекне, реакция тизлеген, координация һәм чыдамлыкны үстерүгә юнәлдерелгән интерактив уен программасы үткәрелде.