Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
Сафина Сәлимә Галләм кызы – 1927нче елнын 12нче июнендә Биектау районы Уллә авылында туган. Әнисе Сәлимгә 7 яшь булганда үлә. Әтисе икенче хатынга өйләнгәч, Сәлимә Галләмовна үги анасы белән яши.
Сугыш башлангач, әтисе белән абыйсын сугышка алалар, ә Сәлимә энесе белән туганнарында яши. Абыйсы сугышта һәлак була, әтисе яраланып кайта. Өйне колхоз канцеляриясе итеп алалар. Землянкаларда яшиләр, ач торалар. Кече энесе ачлыктан үлә.
Сәлимә Галләмовна болай дип искә ала: «1942нче елны Казанга ФЗӨгә керергә киткән идем, ләкин вокзалда безне товар вагонына төяп, Мәскәү янында окоплар казырга җибәрделәр. Миңа 14 яшь иде. Анда 6 ай булдык, ләкин туберкулез белән авырып киттем һәм мине Казан шәһәрендәге хастаханәгә җибәрделәр». Бераздан соң Уллә авылы колхозында эшли, аннары Казанга китә, икмәк заводына эшкә урнаша, аннан 22нче заводка маляр цехына җибәрәләр. Пенсиягә чыкканчы Трамвай-троллейбус идарәсендә өлкән диспетчер булып эшли.
Сәлим Галләмовнаның 2 баласы, 3 оныгы бар.
Качалкина Екатерина Тимофеевна 1930нчы елның 28нче ноябрендә крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе-Маркелов Тимофей Васильевич Татарстан АССРның Лаеш районында танылган механик була. Ул техниканы яхшы белә һәм беркемгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. 1937нче елда әтисе ялган гаеп буенча халык дошманы буларак репрессияләнә. 1942нче елда әтисе Соликамск шәһәрендә туберкулездан үлә. 1956нчы елны реабилитацияләнә.
Җиде яшендә Екатерина әтисеннән мәхрүм кала, ә гаиләдә аннан тыш олы абыйсы Василий һәм сеңлесе Людмила була. Екатеринаның әнисе каты авырый, гаиләне карау өчен дә эшли алмый. Балалар барысы да, ничек тә булса исән калу өчен, иртә эшли башлыйлар.
Бөек Ватан сугышы башлану белән олы абыйсы фронтка китә һәм бөтен авыр эшләр Екатеринага кала. Ул сөт һәм ит сата, бакчада эшли, колхозда үлән чаба һәм ындыр табагына эшкә йөри. Ике кешелек эшли һәм моның өчен ике пай он ала.
1950нче елны Екатерина Тимофеевна унъеллык мәктәпне тәмамлый һәм авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, параллель рәвештә Казан шәһәренең педагогика институтына читтән торып укырга керә.
1953нче елда Екатерина Тимофеевна кияүгә чыга, ике улы һәм кызы туа. 1960нчы елда бөтен гаилә Казан шәһәренә күчеп килә һәм үз йортын төзи. Балаларга Качалкина Е. Т. белем бирә һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияли.
Е. Т. Качалкина бөтен хезмәт эшчәнлеген «авыр» яшүсмерләрне тәрбияләү, аларны математика нигезләренә өйрәтүгә багышлый.
Аның тормышы авыр була, ләкин аның зарлануын беркем дә ишетми. Екатерина Тимофеевна һәрвакыт коллективның күңеле һәм башлап йөрүчесе була.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән, «Мактаулы укытучы»исеменә ия.
Кузнецова Татьяна Ивановна 1926нчы елның 22нче декабрендә Казан шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын уңышлы тәмамлый. Әмма укуын дәвам итәргә аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый.
1941нче елның сентябрендә ул Казан обоз детальләре заводына токарьлар курсларына керә. Заводта сугыш башланганнан бирле 387нче Ленинград авиация заводы җиһазлары урнаштырылган була(соңрак Казан вертолет заводы). Курсларны тәмамлаганнан соң, 14 яшьлек Таня яшьтәшләре белән токарь станогы артына баса. Яшь булуга карамастан, кискечләргә буйлары җитмәгәнлектән махсус тартмаларга басып, тылдагы фидакарь хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайталар. Фронтка киткән өлкәннәрне алмаштырып, Таня һәм аның яшьтәшләре легендар фронт машиналары – җиңел моторлы бомбардировщиклар-ПО-2 чыгаруда катнашалар.
Сугыш тәмамланганнан соң, лаеклы ялга чыкканчы, Татьяна Ивановна С-4 үзйөрешле комбайннар, соңыннан МИ-1 вертолетларын ясап чыгаручы Казан вертолет заводында эшли.
Татьяна Ивановна тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Күп кенә Мактау грамоталары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
7нче декабрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен иң яхшы Яңа ел уенчыгы бәйгесе игълан ителде.
Бәйгенең максаты: сәләтле һәм иҗади балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен иҗади эшчәнлеккә тарту, бәйрәм мохите тудыру.
Балалар һәм аларның гаиләләре Яңа ел уенчыклары ясау процессына актив кушылдылар, бәйге эшләрен кабул итү 25нче декабрьгә кадәр барса да, бүлектәге бәйрәм чыршысы инде бүген үк балаларыбызның эшләре белән бизәлгән.
Иң яхшы чыршы уенчыкларының авторлары I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәкләр.
4нче декабрь, җомга, 2020нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ситуатив-шәхси аралашу күнекмәләрен, акыл эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән «Бергә булдырырбыз» дип исемләнгән уенлы шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: балаларга белем бирү мохитендә адаптациягә һәм социальләшүгә комачаулаучы кичерешләрне җиңәргә ярдәм итү.
Шөгыль сенсор бүлмәсендә үткәрелде, бу балаларга иркенләп урнашырга, үзара хезмәттәшлектә ачыклык, танып-белү эшчәнлегендә активлык күрсәтергә мөмкинлек бирде. «Йорт төзибез» уены иҗади сәләтләрне, фикерләүне, уйлап табучанлыкны һәм пространстволы хыялны үстерүгә ярдәм итүче мавыктыргыч процесска әйләнде. Психолог өчен –үсешнең иң проблемалы өлкәләрен ачыклау, аларга стимуллаштыру йогынтысын җибәрергә кирәкле диагностика өчен материал булды.
Ком терапиясен куллану балаларга әкият дөньясына чумарга һәм үзләрен тылсымчылар итеп тоярга мөмкинлек бирде. Ком белән рәсем ясау үзләрен иҗади күрсәтүгә, эмоциональ өлкәне гармонияләштерүгә ярдәм итте.