Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тормыш шатлыгы” циклыннан “Төсле дөнья” арт-терапия шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның негатив эмоциональ халәтләренең профилактикасы һәм коррекциясе.
Психоэмиональ кыенлыклары, яшьтәшләре белән аралашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар шөгыльнең катнашучылары булдылар.
Шөгыль кысаларында танышуга юнәлдерелгән: “Мактау сүзе”, “Ассоциацияләр”, берләшүгә “”Фигуралар” күнегүләре, сенсор бүлмәнең мөмкинлекләрен кулланып релаксация уздырылды.
Катнашучыларның шөгыльгә кадәр һәм аннан соңгы эмоциональ хәлен бәяләү күрсәткәнчә, балигъ булмаган балаларның борчылу дәрәҗәсе түбәнәйгән. Катнашучылар уңай хисләр һәм позитив кәеф алдылар.
9нчы июль, дүшәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, педагог һәм психологлар, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, бәйге-уен формасында “Минем гаиләм – минем ныгытмам” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда әти-әниләренә ярату һәм хөрмәт, үз гаиләсе өчен горурлык хисе тәрбияләү; гаилә турында бер-берсен яратучы һәм кайгыртучы кешеләр булуы төшенчәсен формалаштыру.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балаларга һәм аларның әти-әниләренә Петр һәм Феврония, бәйрәмнең тарихы һәм гореф-гадәтләре турында презентация күрсәтелде. Чарада катнашучылар уйлап чыгарылган акчәчәктә бактылар, һәр өзелгән таҗ белән аларга кунакка әкият геройлары килделәр: клоун Бантик, әкияти Фея, Акчәчәк һәм Пират. Өлкәннәр һәм балалар алар белән интерактив уеннар уйнадылар, табышмаклар оттылар, җырлар җырладылар. Шөгыльнең ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм тәм-том әйберләре тапшырылды.
2018нче елның 3нче августында Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, Татар АССР ның оешуына 100 еллыкка багышланган чараларны уздыру кысаларында, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаилә пары-Широкорадларны киләчәк Республика һәм Шәһәр көне белән котладылар.
Бу гаилә пары очраклы гына сайланмаган иде. Евгений Сергеевич – отставкадагы полковник, хатыны Зоя Михайловна белән бергә Көнчыгыш һәм Үзәк хәрби төркемнәрендә хезмәт итәләр, 1977 елдан Татарстан игелеге өчен Казанда хезмәт итәләр: Евгений Сергеевич хәрби училищеда укытучы була, Зоя Михайловна химимя промышленностенда эшли. Бергә 55 елдан артык яшиләр.
Зоя Михайловна бүгенге көндә дә актив тормыш позициясендә тора: Идел буе районы “Пенсионерлар советы” иҗтимагый оешмасында, ветераннар хоры составында тора; район укучылары арасындагы яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча чаралар уздыруда катнаша.
1нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Безнең шәһәр” шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен “N шәһәренең сәүдә эше” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның иҗади мөмкинлекләрен күмәк эшчәнлек аша формалаштыру.
Уйлап табылган N шәһәрендә балалар төрле товар кибетләрен урнаштырдылар, витриналар ясадылар һәм үзләре ясаган товарларны күрсәттеләр. Аннан соң балаларга презентация күрсәтелде, анда кеше тормышында акчаның тоткан урыны, аларны дөрес куллану, төрле илләрнең валюталары турында сөйләнде.
Тәмамлау этабында балалар үз шәһәрләренең валютасын, “Пиксель-Гранд”ны уйлап таптылар һәм сурәтләделәр.
Шөгыль уңай кызыксынуларның үсешенә, балигъ булмаган балалар арасында активлык һәм аралашучанлыкларын күтәрергә ярдәм итте.
1нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, истәлекле датага – 1914-1918нче еллардагы Беренче Дөнья сугышында вафат булган Сугышчыларны искә алу көненә багышланган, “Менә сугыш та бетте” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль барышында балаларны Беренче Дөнья сугышындагы вакыйгалар, аның каһарманнары белән таныштырдылар, солдатларның әниләренә һәм хатыннарына язган хатларын укыдылар. Балалар йомшак модуль кулланып “Сугыш хәрәкәтләре” уенында катнаштылар.
Ахырда “Һәрвакыт җирдә тынычлык булсын!” сугыш темасына рәсем бәйгесе уздырылды.
Шөгыль балаларда күзаллауны киңәйтергә, патриотизм һәм үз иле өчен горурлык хисләрен үстерергә, әйләнә-тирәдәгеләргә толерант мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.