Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Л. Н. Толстойның 190 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, бөек язучының тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырдылар.
Социаль хезмәткәрләр Л. Н. Толстой тормышы турында видеопрезентация карадылар, Татарстан Республикасы Милли музееның тарих һәм мәдәният бүлеге фәнни хезмәткәре Смирнова Н. Н. чыгышын тыңладылар, Казан шәһәренең №15нче китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә материаллары белән таныштылар. Китапханә мөдире Кислова А. А. язучының әсәрләреннән өзекләр укыды, Л. Н. Толстойның казан чоры иҗаты, Казандагы тормышы белән бәйле тарихи урыннар турында сөйләде.
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасында 2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэъмин итү буенча чаралар планын( “Юл картасы”) тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары, яштәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Конструктив ысуллар белән конфликтлы хәлләрне чишү “ төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз-үзенә кул салу профилактикасы, балигъ булмаган балаларны конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив ысуллар белән таныштыру, ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү.
Шөгыль барышында, үзанализга сәләтлелекне ачыклауга, конфликтлы хәлләрне аңларга һәм алдан күрүгә юнәлдерелгән, “Конфликтлы хәлләрдә үзеңнең хәлеңне бәяләү” тесты уздырылды. Конфликтларның төрләре турында тематик әңгәмә һәм “Конфликтта үзеңне тоту”, “Син ничек эшләр идең?”, “Бозваткыч” рольле күнегүләре балаларны конфликтлы хәлләрне чишүнең конструктив ысуллар белән таныштырдылар. Шөгыль барышында катнашучыларга ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирелде, белешмәлекләр алдылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларда әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтсыз аралашу формалаштырырга, үзеңне аңлау һәм үзанализны үстерүгә, үз-үзеңә кул салу профилактикасына ярдәм итте.
14нче август, сишәмбе, 2018нче ел
“Иреклеләр-балаларга” VII Бөтенроссия акциясе һәм Россиядә Физкультурачы көне кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль педагогы “Спорт-ул көч” флешмобы уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мотивация, уңай кызыксынулар формалаштыру, файдалы ял оештыру.
Чара барышында балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, даими спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм йокы режимы турында әңгәмә уздырылды. Белгечләр дәртле биюләр әзерләделәр, аларны балалар белән бергә башкардылар. Йомшарганнан соң балалар, заманча җырлар астында, бию марафонында үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар.
Дәртле көй, актив хәрәкәтләр, куанычлы хисләр флешмобтагы барлык катнашучыларны позитив белән кордылар.
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Безнең шәһәр” шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “N шәһәре транспорты” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрнең транспортның төрле төрләре турында белемнәрен гомумиләштерү, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
Балалар, шөгыль барышында, төрле транспорт төрләре белән, шулай ук аэропорт, тимер юл вокзалы, елга порты белән шәһәр макетын ясадылар. Үзләренең Пиксель-Гранд шәһәре макетына транспорт челтәре оештырдылар, светофорлар, җир асты аша чыгу юллары һәм юл билгеләрен төшерделәр.
Шөгыль ахырында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүгә викторинада катнаштылар.
13нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
“Иреклеләр-балаларга” VII Бөтенроссия акциясе кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе”нең мәдәни оештыручысы һәм Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, Физкультурачы көненә бәйләп, “Күңелле стартлар” спорт чарасы уздырдылар. Чарага социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче балалар һәм аларның ата-аналары чакырылган иде.
Спорт уеннары һәм бәйгеләр саф һавада, күңелле балалар җырлары астында уздылар. “Ук” Һәм “Ракета” командалары төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар: “капчыкларда йөгерү”, “таякчыклар белән эстафета”, “дүңгәләк”, “ сикергечләр”, “кәрҗингә тидер”, “каршылыклар тасмасы” һәм башка уеннар, аларда һәр бала үзенең спорт күнекмәләрен, җитезлеген, зирәклеген, максатчанлыгын, рухи ныклыгын күрсәтә алды.
Чара сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштырырга, социаль активлыкларын күтәрергә, физкультурага катнаштырырга ярдәм итте.
Ахырда спорт бәйгеләрендә җиңүче-командаларга призлар һәм баллы тәм-томнар тапшырылды.