Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
17нче август, җомга, 2018нче ел
ТАССРның барлыкка килүнең 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары планы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Туган якны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда Татарстан тарихы, туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәр формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар Татарстан Республикасы символикасы, аның истәлекле урыннары, халыкларның гореф-гадәтләре турында презентация белән таныштылар. Аннан соң, үз республикаларының тарихын яхшы белүләрен күрсәтеп, уен-викторинада катнаштылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларда Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм туган якның гореф-гадәтләре турында белемнәр генә түгел, ә гражданлык позициясен дә формалаштырырга ярдәм итә.
17нче август, җомга, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бөтендөнья интернет пәрәвезендә” циклыннан, интернет-бәйлелек профилактикасына юнәлдерелгән, “Компьютердан саклан!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: бәйлелек профилактикасы, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар интенет-куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, интерактив әңгәмәдә компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре турында белделәр. Шөгыль ахырында катнашучылар анкета сорауларына җавап бирделәр, интернетта үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм җанлы аралашуның өстенлекләре турында белешмәлекләр алдылар.
17нче август, җомга, 2018нче ел
“Барысы да бик гади” авторлык проекты кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“Дизайн нигезләре” интерактив шөгыле уздырылды.
Проектның партнёры, архитектор Мингалиев Рәис, интерактив уен формасында балаларны дизайн дөньясы белән таныштырды. “Барысы өчен уен” күнегүе балаларга үзләрен дизайнер ролендә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Кайбер катнашучылар чынлап интерьер иҗат итү, ландшафт проектлаштыруы белән кызыксындылар.
Шөгыльдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап ала алдылар. Ахырда шөгыльне оештыручылар балаларны баллы бүләкләр белән шатландырдылар.
16нчы август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, социаль яраклашуда һәм яштәшләре белән аралашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар катнашуында, Халыкара дөнья халыклары көненә багышланган “Без шундый төрлеләр”төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның күзаллауларын киңәйтү, Россия халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыру, төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә карата иптәшлек, коллективизм, хөрмәт, толерантлык хисләре тәрбияләү.
Чара “Әйдәгез танышабыз” сәламләвеннән башланып китте, аннан соң “Соңгы кабиләләр. Эвенклар” видеоролигын карадылар, балалар эвенкларның гадәтләре, мәдәнияте, тормыш күрешләре, көнкүрешләренең үзенчәлекләре белән таныштылар, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Шөгыль ахырында балалар хисләре белән уртаклаштылар һәм, тынычлык һәм бердәмлек символы буларак, оригами техникасы буенча торна ясау белән таныштылар.
Шөгыль балаларның белемнәрен арттырырга, аралашу, үзара ярдәмләшү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.
15нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре”шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе” ярдәмендә “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды “ӘтиПлюс” проектын тормышка ашыра, аның кысаларында “Әти һәм балалар” гаилә фотолары сериясе аша балаларны тәрбияләүдә әти ролен арт-визуаль ачу бара.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Җаваплы аталык” Түгәрәк өстәле булып узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар актив рәвештә хәзерге заман гаиләсендә атаның роле, гаиләнең иминлеге өчен җаваплылыгы турында фикер алыштылар, проблемалар һәм тормыштагы ачык мисаллар белән бүлештеләр.
Ата – аналар балалары белән “Азамат” иҗтимагый фонды хезмәткәрләре әзерләгән “ӘтиПлюс” күргәзмәсе материаллары белән таныштылар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар күтәрелгән проблеманың мөһимлеге һәм актуальлеген билгеләделәр, мондый очрашуларның гадәтигә әйләнүен теләделәр.