Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсе Инвалидлар җәмгыяте белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Хокуклар калейдоскобы” циклыннан “Урамда иминлек кагыйдәләре” урам чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балаларның урамда иминлек кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру.
Балалар юл билгеләрен белүгә бәйгеләрдә катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, мәктәпкә барганда сакларга мөһим булган юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, күңелле эстафетада катнаштылар. Чарадагы барлык катнашучыларга да “Урамда иминлек кагыйдәләре” белешмәлекләре тапшырылды.
Чара юл йөрү кагыйдәләрен һәм урамда иминлек кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Россиянең хәрби даны көнендә – совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен Курск сугышында тар-мар итүнең 75-еллыгында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы Борһанова Әлфия Габдулловнаны һәм Вәлиәхмәтов Гомәр Вәлиәхмәтовичны шушы истәлекле көн белән котладылар.
Очрашу барышында ветераннарга истәлекле котлау хатлары һәм чәчәкләр тапшырдылар, ә алар хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Борһанова Әлфия Габдулловнаның хәтирәләреннән: “... Безгә кадәр бары тик моторларның шыгырдавы һәм үкерүе генә ишетелде. Ә без яраланган, янган танкистларны алып чыга һәм аларга авыртуны баса торган уколлар кадый идек. Носилкага саласың – һәм санбатка йөгерәсең! Медикның бурычы-яралыны алып чыгарга, бәйләргә һәм алга таба йөгерергә. Анда, Курск астында, мин үземнең беренче бүләгемне – “Хәрби хезмәт өчен” медален алдым”.
Вәлиәхмәтов Гомәр Вәлиәхмәтович Курск дугасындагы сугышта яраланган, ләкин исән калган: “ Бик куркыныч иде, ватык танклар күп иде... Безнең Армиянең контрһөҗүме бик көчле артиллерия әзерлегеннән башланды. Мин артиллериядә хезмәт иттем, дүрт корал югалттым, ләкин үзем исән калдым, әйтерсең кемдер мине өстән саклады”.
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көнен бәйрәм итү кысаларында, Мәскәү районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Россия байрагы” әңгәмәсе уздырдылар.
Чара хезмәт алучыларның яшәгән урыннарында оештырылды. Чарада биш социаль хезмәт алучы булды, алар-өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар.
Әңгәмә барышында дәүләт символикасының элементы булган Россия байрагын башкаргандагы азбилгеле фактлар, байрактагы төсләрнең мәгънәсе белән таныштырылды, тарихка кыска экскурс ясалды.
20нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең 8-11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Балачак-шатлык” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне, аралашуда толерантлыкны үстерү.
Балалар, эффектив аралашу күнекмәләренең үсешенә, конфликтлы хәлләрне чишүнең эффектив ысуллары белән танышуга ярдәм итүче, “Импульс”, “Игътибар, ул якыная...” интерактив уеннарында катнаштылар.
Бу шөгыль балигъ булмаган балаларга социумда үзара мөнәсәбәтләр төзегәндә кирәк булачак мөһим белемнәрне, осталыкларны, күнекмәләрне алырга ярдәм итте.
17нче август, җомга, 2018нче ел
ТАССРның барлыкка килүнең 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары планы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Туган якны яхшы белүчеләр” викторинасы уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда Татарстан тарихы, туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәр формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар Татарстан Республикасы символикасы, аның истәлекле урыннары, халыкларның гореф-гадәтләре турында презентация белән таныштылар. Аннан соң, үз республикаларының тарихын яхшы белүләрен күрсәтеп, уен-викторинада катнаштылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаган балаларда Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм туган якның гореф-гадәтләре турында белемнәр генә түгел, ә гражданлык позициясен дә формалаштырырга ярдәм итә.