Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
27нче апрель
Иммунизациянең Европа атналыгы кысаларында 2018нче елның 23нче апреленнән 29нчы апреленә кадәр (ИЕА-2018), “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә 27нче апрель көнне, Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсенең баш белгечен - экспертын җәлеп итеп, киңәшмә узды. Киңәшмә барышында эшчеләр ИЕА-2018нең төп бурычлары, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизациянең мөһимлегеннән хәбәрдар булдылар.
27нче апрель, җомга, 2018нче ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгечләре, “Вознесенское” бистәсенең Мәдәният йортында бистәдә яшәүчеләр белән, “Өлкән яшьтәге кешеләрне алучы гаилә” пилот проекты турында кешеләргә хәбәр итү максаты белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда катнашучыларга проектның максат һәм бурычлары, “өлкән яшьтәге гражданин” ның кем икәнлеге, өлкән яшьтәге кешеләрне алучы гаиләләрне кемнәрнең төзи алуы, һәм моның өчен нинди түләүләр ала алуы турында аңлатылды.
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен, Мәдәният йортында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең элемтәләре калдырылды.
26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Белергә һәм истә тотарга” циклыннан “Чернобыль кайтавазы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: гражданлык җаваплылыгы формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар кыска метражлы “Чернобыль турында хатирә” фильмын карадылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт турындагы тарихи документлар белән таныштылар, “Үз планетагызны саклагыз!” темасына әңгәмәдә катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар “Чиста планета” темасына рәсемнәр ясадылар.
26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Россия Федерациясендә 2016-20120нче елларга гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары ярдәме белән, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 елга һәм Туган тел көненә багышланган, “Шагыйрьнең бишек җыры” әдәби – музыкаль сәгате үткәрделәр.
Балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карадылар. ”Бишек җыры”, “Туган тел” һәм башка җырларны тыңладылар. Шагыйрьнең иҗаты турында яхшы белүләрен күрсәтеп, Г. Тукай әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чараның ахырында катнашучылар “Су анасы” мультфильмын карадылар, аны тикшерделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, чара үз Ватаннарын, туган телләрен һәм әдәбиятын ярату тәрбияләүгә этәргеч бирде.
26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Радиацион һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм һәлакәт корбаннары истәлеге көненә багышланган, “Чернобыль-фаҗига, Чернобыль – батырлык, Чернобыль-кисәтү” Батырлык дәресе уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар кыска метражлы “Чернобыль. Вакыйгалар хроникасы” фильмын карадылар. Шөгыль “Чернобыль: фаҗига, батырлык, кисәтү...” презентациясе белән барды. Балалар кешелек тарихында иң зур Чернобыль атом электростаниясендәге һәлакәт турында, Чернобыльдәге һәлакәтнең миллионлаган кешенең язмышына кагылуын, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгы турында белделәр.