Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
10нчы май, пәнҗешәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Мәскәү районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм №2 музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашында, бүлектә хезмәт күрсәтүдәге ветераннар өчен, “Эх, фронт юллары” исемле күчмә концерт оештырдылар. Программада сугыш елларындагы популяр көйләр һәм җырлар яңгырады. Өлкән кешеләр балалар белән авыр сугыш еллары турында хәтирәләре белән уртаклаштылар. Балалар, тәвәкәллек һәм батырлык өчен рәхмәт йөзеннән, ветераннарга чәчәкләр һәм баллы бүләкләр тапшырдылар.
8нче май, сишәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Авиатөзелеш районы өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Бакчадагы язгы эшләр” хәйрия акциясе оештырдылар. Авиация заводы яшьләр советы волонтерлары шәхси секторда яшәүче, өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган ветераннарга өй тирәсен җыештыруда һәм бакчадагы язгы эшләрдә ярдәм күрсәттеләр.
8нче май, сишәмбе, 2018нче ел
“2016-2020елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль ярдәм күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән “Мәңгелек ут- хәтер символы” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: патриотик хис тәрбияләү, ватандашларның батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көне турында белемнәрен киңәйтү.
Шөгыльнең башында балалар “Мәңгелек ут”ны кабызуның тарихы белән таныштылар, аннан соң “Мәңгелек ут- хәтер символы” әңгәмәсендә катнаштылар.
Ахырда балалар иҗади остаханәдә “Мәңгелек ут” эшләнмәләре ясадылар.
8нче май, сишәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль ярдәм күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар белән “Без хәтерлибез!” социаль-патриотик урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү, үз иленең тарихына горурлык хисе тәрбияләү.
Урам акциясе барышында балалар шәһәрдә яшәүчеләрне Җиңү көне белән котладылар һәм Россиянең хәрби батырлыгы һәм намусы булган георгий тасмаларын тапшырдылар.
8нче май, 2018нче ел, дүшәмбе
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, “Йөрәк хәтере” социаль-патриотик акциясе кысаларында өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчеләрен өйләрендә котлауны оештырдылар.
Балигъ булмаган балалар ветераннарга үзләре ясаган эшләнмәләрне бүләк иттеләр. Балалар сугыш елларында кичергән авырлыклар турында сораулар бирделәр. Өлкән кешеләр күзләрендә яшьләре аша истәлекләре белән бүлештеләр һәм балаларга тыныч күк йөзе теләделәр.