Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
15нче май, сишәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Бөтендөнья гаилә көненә багышланган, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, тренинг элементлары белән “Гаилә-өмет һәм мәхәббәт бердәмлеге”төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль сенсорлы бүлмәдә интерактив форматында узды. Әти-әниләр балалары белән бергә, эмпатия күнекмәләрен, ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыруга, бер-берләрен аңлауны яхшыртуга ярдәм итүче, “Парларда сәламләү”, “Үзеңнең балаңны бел”, “Көзгеләр кибетендә, “Карандаш белән әңгәмә” күнегүләрендә катнаштылар. Шөгыль һәр гаиләнең гербын ясау һәм яшәүне раслаучы девизны уйлап табу арт-терапия эше белән тәмамланды.
Шөгыльдә катнашу балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре урнашуга, ата-аналыкны аңлауны арттыруга ярдәм итте.
15нче май, сишәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы ныклы, адекватлы үзбәяне, үзачылуга теләк формалаштыру максаты белән, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 8-11 яшьлек балалар өчен,“Мин үземне яратам” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар холыкның нинди сыйфатларын үзләре өчен дәрәҗәгә, ә ниндиләрен кимчелеккә саныйлар, ничек үзеңдә теләгән сыйфатларны булдыру турында фикер алыштылар. Беренче карашка тискәре саналаган холык сыйфатларының да файдалы булуы турында нәтиҗәгә килделәр, мәсәлән, “куркаклык”- сак булырга, ашыгыч карарга килмәскә мәҗбүр итә, “агрессивлык”-үзеңне сакларга булыша, “озак уйлыйм”-димәк карарны үлчәп кабул итә алам. Балалар ми штурмы ысулы белән үзеңнең кимчелегеңне ничек дәрәҗәгә әйләндереп булу турында мәсьәлә чиштеләр.
Балалар мавыгу белән төрле формалар, сызыклар һәм төсләр кулланып үзләренең дөньяларын ясадылар. Әңгәмә барышында һәр бала рәсемнәренең нәрсә аңлатуын сөйләделәр, рәсем ясаганда туган хисләре белән уртаклаштылар.
Шөгыль ахырында балалар бер-берләренә мактау сүзе әйтеп йомгак бирештеләр. Шулай итеп, уен формасында катнашучылар үзләренең хисләрен белдерергә, үз адресларына яхшы сүзләрне кабул итәргә, башкаларда яхшы сыйфатларны күрә белергә, үзләрендәге кимчелекләрне аңларга өйрәнделәр.
15нче май, сишәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомание профилактикасы” программасы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Казан шәһәренең Яңа Савин районы №31нче татр –рус урта гомуми белем бирү мәктәбе консультация пунктында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,”Ышанычлы “ЮК!”ны әйт” төркемле шөгыле уздырды(профилактика эше).
Шөгыльнең максаты: проблемалы тормыш шартларында үз-үзеңны ышанычлы тоту, үзбәяне күтәрү күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль, “Учыңны ач”, “Каршы килү” күнегүләре, һәм шулай ук “Шәхеснең нинди сыйфатлары төркемле басымга каршы торырга ярдәм итә?” әңгәмәсе ярдәмендә әйләнә-тирәнең негатив тәэсиренә каршылык, шәхси куелышның стрессларга каршы торучанлыгы, авыр тормыш шартларында позитив сайлый белү күнекмәләре формалаштыручы психологик тренинг кысаларында уздырылды.
Шөгыль барышында катнашучыларда,“ЮК!” ны әйтә белүне формалаштыруга юнәлдерелгән, позитив-когнитив бәяләү урнашты.
14нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Матрёшка”гаилә клубы социаль проекты кысаларында, Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен “Хөрмәт итү һәм чикләр” тренингы үткәрделәр.
Тренингның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар белән үзара мөнәсәбәт урнаштыруда психологик ярдәм.
Тренинг барышында балалар һәм аларның әт-әниләре үзләренең чикләрен тоюны, бер-берсе белән аралашуда уңайлыклар зонасын һәм ераклыкны өйрәнделәр һәм үстерделәр, шәхси аралыкны сакларга һәм башкаларның чикләрен хөрмәт итәргә өйрәнделәр. Чарада аерым игътибар аралашу күнекмәләрен үстерүгә һәм бию-хәрәкәт терапиясе ысуллары аша берләштерүгә бирелде. Һәр гаилә үзләренең өйрәнү нәтиҗәләрен һәм алган күнекмәләрен, һәрберсе үзләрен күрсәтә алган һәм үзара ярдәмләшүдән рәхәтлек кичергән, гаиләнең символик биюе рәвешендә күрсәтте.
14нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында тәртип бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлек оештыру” программасы кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә “Крылья Советов” паркында, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Куркынычсыз юл” квест –уены уздырылды.
Чараның максаты: белгечләре балаларның юлда җәрәхәтләнүләренә каршы профилактика, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, коммуникатив күнекмәләрне, образлы һәм иҗади фикерләүне формалаштыру һәм үстерү аркылы уңышлы яраклашуга ярдәм итү.
Балалар “Уен”, “Җәяүле”, “Каршылыкларны җиң”, “Җавабын тап”, “Билгеле” станцияләрен керткән интерактив танып-белү программасында катнаштылар. Командалар юл йөрү билгеләрен, җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап биреп киң белемнәрен күрсәттеләр.
Чараның ахырында барлык катнашучылар рәхәтләнеп урам уеннарын уйнадылар. Балаларга бигрәк тә флэшмоб тәэсир итте, аның барышында бию элементларын өйрәнделәр. Катнашучылар үзләре белән күңелле хисләр, яңа тәэсирләр һәм грамоталар алып киттеләр, алар балаларның портфолиоларын тулыландырыр.