Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
30нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Яшьлек” мәдәният сараеның консультация пунктында “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары катнашында, күп балалы, тулы булмаган, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Иреклеләр – балаларга” VII Бөтенроссия акциясе кысаларында Бөтендөня тәмәкедән башка көненә бәйләп, “Яшәү бик шәп!” интерактив уенын үткәрделәр (профилактика эше).
Чараның максаты: актив тормыш карашы формалаштыру, шәхси мөмкинлекләрне альтернатив ял эшчәнлеге аша актуальләштерү.
Чараның нигезен “Игроландия иленә сәяхәт” эстафетасы тәшкил итте. Балалар, төркемнәргә бүленеп, күңелле “Пәрәвез үрәче үрмәкүч”, “Кичүдәге көймәче”, “Койрыксыз”, “Сазлыкны үтү”, “Шарны юк ит” уенарында катнаштылар. “Белгечләр” станциясендә балалар акыл сәләтен күрсәттеләр. Балаларны, “авквагрим” техникасын кулланып, яраткан әкият геройларына әверелү буенча мастер-класс аеруча сокландырды.
Чара “Яшәү бик шәп!” бию флэшмобы белән тәмамланды.
29нчы май, сишәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен, “Хыял” циклыннан “Гаилә кыйммәтләре” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: “ата-ана – бала” системасы бозылу сәбәбен ачыклау һәм ата-аналарны балалар белән аралашуның альтернатив ысулларына өйрәтү.
Шөгыль барышында ата-аналарга баланың эмоциональ халәтенә, социализациягә ата-ана тәрбиясе стиленең тәэсир итүе турында мәгълүмат бирелде. Тикшерү барышында катнашучылар, бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләр – гармонияле шәхес формалашуның нигезе дигән фикергә килделәр. Ата-аналар балалар белән бергә, бала һәм ата-ана арасында үзара аңлашуны яхшыртуга юнәлдерелгән, “Миңа синдә... ошый”, “Сукыр һәм йөртүче”, “Массаж”, “Кояшкай”, “Үсәбез” күнегүләрендә катнаштылар.
“Агач утыртабыз” бергә башкарылган арт-терапия эше ата-ана позициясен аңлауны арттыруга, тәрбия барышына җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.
28нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен,“Без бергә” циклыннан “Кызыклылар дөньясында” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала – ата-ана мөнәсәбәтләрен бергә иҗади эшчәнлек ярдәмендә гармонияләштерү.
Үзара дусларча мөнәсәбәт урнаштыру, аралашудагы каршылыкны бетерү һәм эмоциональ киеренкелекне салдыру өчен, балалар ата-аналары белән бергә “Минем яхшы дустым”, “Минем кәефем” психологик күнегүләрен башкардылар, бу бала – ата-ана парларына эмоциональ җылылыкны тоярга, бер-берсен “кабул итәргә”, бергәләп эшләүгә теләк тууга ярдәм итте.
Шөгыль барышында олылар да, балалар да “Дуслык турында”, “Мәкальне төгәллә” викториналарында актив катнаштылар, “Кешенең яхшы һәм начар сыйфатлары” карточкалары белән эшләделәр, рәхәтләнеп “Миндә нәрсә бар, сиңа шуны бирәм” һәм “Ялгыз бияләйләр” уеннарын уйнадылар. Шөгыльдә дуслык, дуслар турында җырлар яңгырады, яраткан “Елмаю” җырын караокега кушылып бергә җырладылар.
Әни белән нәрсәнедер бергә эшләү – бу бик шәп һәм икеләтә кызык. Мастер-класс кысаларында һәр гаилә дуслар өчен гаилә фотосурәтләрен куярга үзенчәлекле рамка әзерләделәр.
25нче май, җомга, 2018нче ел
ТАССРның төзелүенә 100еллыкны бәйрәм итүгә әзерләнү кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Татарстан тарихы” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гражданлык һәм ватанпәрвәрлекне, укучы кызыксынуы формалаштыру.
Шөгыль башында балалар “Татарстан Республикасы” слайд-шоуын карадылар, истәлекле тарихи вакыйгалар, атаклы шәхесләр, республиканың дәүләт символикасы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар белән таныштылар, “Татарстан тарихы” викторинасында катнаштылар.
Аннан соң балалар Татарстан Республикасына багышланган китапханә музеенда булдылар, экспонатлар белән таныштылар. Шөгыль ахырында китапханә хезмәткәрләре уку залында экскурсия үткәрделәр, балаларга Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияты турында китаплар күрсәттеләр.
Оештыручылар әйтүенчә, шөгыль балаларның туган як тарихына һәм мәдәниятына кушылуларына, китапка һәм укуга кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте.
25нче май, җомга, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, профориентациягә һәм балаларны эшче һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән, “Агач һәм балта осталары – кирәкле эшчеләр..” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль эшче һөнәрләр һәм эш кешесенең әһәмиятлелеге турында әңгәмә-интервьюдан башланды. Балалар актив рәвештә үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.
Аннан соң балаларга, аерым төр һөнәрләргә һәвәслекне билгеләү өчен, Е. А. Климов методикасы буенча тест үтәргә тәкъдим ителде. Тест нәтиҗәләре буенча “Кем булырга?” тикшерүе булды.
Шөгыль ахырында балалар “Киләчәк һөнәрләре” видеоролигын карадылар, аның үрнәгендә “Минем һөнәрем” темасына рәсемнәр ясадылар.