Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Наркотикларсыз яшәү” акциясе кысаларында, законнан тыш наркотиклар һәм психоактив матдәләр әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне тикшерүче, ТР ГСУ Россия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу оештырдылар.
Чара наркотик һәм психоактив матдәләрне медицинадан тыш куллану профилактикасына юнәлдерелгән иде.
Очрашу барышында тикшерү идарәсе хезмәткәрләре бүлек эшчеләренә бигрәк тә таралган наркотикларның төрләре турында, синтетик психостимуляторлар, аларның кеше организмына тәэсире һәм зыяны, наркотик матдәләрне таратуның яңа күренеше, “Интернет” челтәренең һәм яңа технологияләрнең үсеше наркотикларны таратуга тәэсире, наркотикларны куллану һәм үзеңне, якыннарыңны таратучылар белән очраклы аралашу профилактик чаралары турында сөйләделәр. Бүлек хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Җәйге каникул көннәрендә Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә, альтернатив ял эшчәнлеген формалаштыру һәм үстерү буенча “Сәламәтлек марафоны” программасы кысаларында, “Истәлекләр юлы белән” тарихи патриотик квест-уены уздырдылар.
Чараның максаты: әхлакый-патриотик хисләр, Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәм төп вакыйгалар турында тарихи хәтер тәрбияләү, һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвешен тотуга мотивация формалаштыру.
Квест барышында балалар Ленинград блокадасы вакыйгаларына чумдылар, шифрларны оттылар, “мина кырын” үттеләр, “Ленинградта яшәүчеләр” арасында тәүлеклек ашамлыкны бүлделәр.
Балалар зур энтузиазм белән авыр күнегүләрне үттеләр, тупланганлык һәм командада эшләү күнекмәләрен алдылар, логика һәм эрудицияләрен үстерделәр.
14нче июнь, 2018нче ел
2018нче елның 14нче июнендә балигъ булмаган балалар арасында деструктив тәртип профилатикасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тормыш төсләре” циклыннан тренинг элементлары белән, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 9-14 яшьлек балалар өчен, “Маҗаралар утравы” төркемле шөгыле уздырдылар. Чарада 9-14 яшьлек 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Катнашучылар ике командага бүленеп, үз-үзенә кул салу профилактикасына ярдәм итүче, шәхси сыйфатларны формалаштыру максаты белән төрле биремнәр башкардылар. “Кем тизрәк?”, “Карандаш белән йөгерү”, “Кызыклы патомималар” эстафеталарында катнашу бердәмлек формалаштыруга, төрле хәлдә тиз ориентлаша һәм стратегик карар кабул итә белергә ярдәм итте. “Без команда”, “Аборигеннар” күнегүләре катнашучыларда критик фикерләү, хәлне анализлау һәм дөрес карарга килү күнекмәләре формалаштырырга ярдәм иттеләр. Ә “Гаҗәеп утрау” арт-терапевт эше һәр кешенең мөһимлеген һәм бердән-бер булуын аңлауны ныгытырга ярдәм итте.
Төркемле шөгыль балаларга тәртипләрен аңлау дәрәҗәсен күтәрергә, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән үзара мөгамәләне сайлау һәм тормышка кыйммәти караш формалаштырырга ярдәм итте.
18нче июнь, 2018нче ел
2018нче елның 18нче июнендә Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 8-11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Мин һәм башкалар” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльдә катнашучыларга карау һәм фикерләшү өчен “Иң баш” мультфильмы тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында балалар әйләнә-тирәдәге кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр һәм дуслыкның аерым кыйммәтен булдыруның әһәмиятлелеген билгеләп үттеләр. Эш нәтиҗәсе буенча балалар дуслыкта баш һәм икенче дәрәҗәдәгеләрнең булмавын, дуслык мөнәсәбәтләре тигезлеккә һәм бер-береңне кабул итүгә нигезләнгән дигән нәтиҗәгәг килделәр. Шөгыльнең гамәли өлешендә катнашучылар үз-үзеңне дустанә тоту кагыйдәләрен чыгардылар һәм “Нәрсә ул дуслык?” темасына иҗади эш ясадылар. Шөгыль аралашу күнекмәләре һәм толерант шәхес сыйфатлары формалаштыруга ярдәм итте.
19нче июнь, 2018нче ел
2018нче елның 19нчы июнендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә чираттагы “Балигъ булмаган балалар арасында суицидка каршы профилактика: методик инструментарий” супервизиясе булды.
Яңа Савин районы психологы Минибаева Г. Т. “Тормышка елмай!” чаралар циклын кулланып, үз-үзенә кул салучы балигъ булмаган кыз белән, эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Вахитов районы психологы Примерова Ю. М. “Әйләнә-тирә дөнья белән минем мөнәсәбәтләрем” чаралар циклы кысаларында эш формалары һәм методлары турында сөйләде. Супервизия методистлары һәм катнашучылары белән берлектә, чаралар планынын тормышка ашыруда белгечләрдә туган сорауларны тикшерделәр.
Өстәмә рәвештә “Кризислы шартларны җиңү эшендә метафорик ассоциатив карталарны куллану”, Минем мөмкинлекләрем” шөгыльләр циклы,”Үзем белән гармониядә” циклы кысаларында “Яхшы кәеф көндәлеге”н куллану, “Эльдорадоны эзләгәндә” социаль-психологик тренингы структурасы кебек практик эшләр тәкъдим ителде.
Гаилә һәм балалар белән эш буенча директор урынбасары Корбангалиева Л. К., супервизия уздыруның хезмәткәрләрнең квалификацияләрен арттыруда эффективлыгын билгеләп, эш очрашуына йомгак ясады.