Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
21нче июнь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Хәтер һәм кайгы көнендә- Бөек Ватан сугышы башланган көнне Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Хәтерлибез, горурланабыз, хөрмәтлибез” батырлык дәресе уздырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларның граждан-ватанпәрвәрлек хисе һәм әхлакый сыйфатларын тәрбияләү, ил тарихының батырлык битләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар “Сугыш балалары” кыска метражлы фильмын карадылар, тылдагы авыр сугыш көннәре, кечкенә балаларның зурлар белән беррәттән озак көтелгән Җиңүне коеп ясаганнары турында белделәр. Аннан соң балалар “Сугыш сукмаклары буйлап” викторинасында катнаштылар.
Дәрес ахырында, иҗади остаханәдә, балалар ветераннар өчен открыткалар һәм ясалмалар эшләделәр.
22. 06. 2018 “Бөек Җиңү турында истәлекне саклыйк!” акциясе кысаларында, балалар өйдә оциаль хезмәт күрсәтүдә торган тыл хезмәтчәннәрен һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котладылар.
21нче июнь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Советр айоны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАПББУ “Политехник колледж”ы волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Хәтерлибез, горурланабыз, хөрмәтлибез” батырлык дәресе уздырдылар.
Максат: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, үз илеңнең тарихы белән танышу.
Дәрес барышында балалар халыкның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында “Хәтер шәме” фильмыннан өзек карадылар, тарихи вакыйгаларны белүләрен күрсәтеп, әңгәмәдә һәм интерактив уенда катнаштылар.
Дәрес ахырында балалар открытка һәм аппликацияләр ясадылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган сугыш ветераннарына икенче көнне тапшырдылар.
22нче июнь, 2018нче ел
2018нче елның 22нче июнендә Хәтер һәм кайгы көне кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә чаралар, социаль –патриотик акцияләре уздырдылар: “Хәтер үлемсез” (Авиатөзелеш районы), “Ә иртәгә сугыш булды” (Вахитов районы), “Хәтер һәм кайгы көне” (Киров районы), “Бөек җиңү турында истәлекне саклыйк” (Мәскәү районы).
Максат: Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм вакыйгалары турында истәлекләрне саклау һәм актуальләштерү, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Алда әйтелгән чаралар кысаларында өйдә социаль хезмәт алучы ветераннарның өйләренә бару оештырылды. Ветераннар фронт хәтирәләре белән уртаклаштылар. Сугыш вакытында совет халкына төшкән авырлыклар һәм мохтаҗлыклар турында сөйләделәр. Балалар ветераннарны кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ветераннарга үзләре ясаган сувенирларны тапшырдылар.
Акциядә катнашучылар илебезне саклаучыларны хәтерләргә һәм кадерләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Казан коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш колледжы һәм Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә, буклетлар тапшыру белән “Безнең хәтерне еллар белән бетереп булмас” урам акциясе уздырдылар.
Идел буе өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Ветераннар йортында “Хәтер шәме” концерты оештырдылар, аның барышында сугыш елларындагы патриотик җырлар яңгырады.
20нче июнь, 2018нче ел
2018нче елның 20нче июнендә “Кызыксынулар планетасы” клубы эше кысаларында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Акчәчәк турында легенда” тематик чарасы уздырылды. Балалар кызыксыну белән “Петр һәм Фаврония турында хикәят” мультфильмын карадылар, төп геройларның гамәлләре турында фикер алыштылар һәм аларның тормыш тарихы – үрнәк булырга лаеклы, бөек мәхәббәт һәм тугрылык дәресе дигән нәтиҗә ясадылар.
Чараның гамәли өлешендә балаларга крепкәгазьдән “Акчәчәк” брошен ясарга тәкъдим ителде. Белгечләр һәм волонтерлар ярдәме белән балалар рәхәтләнеп бәйрәм символы – акчәчәк ясадылар. Бер-берсе белән аралашып, кайгырту һәм үзара ярдәм күрсәттеләр.
Һәр катнашучы өенә, әти-әниләренә якыннарына бүләк итәр өчен, үзе ясаган чәчәкне алдылар.
Чарада 10 бала һәм 4 волонтер катнашты.
20нче июнь, 2018нче ел
2018нче елның 20нче июнендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру, командада эшли белү һәм аралашу күнекмәләрен үстерү максаты белән, “Наркотикларсыз яшәү” республика наркотикларга каршы акция кысаларында “Туган ишегаллары” циклыннан “Тормыш салават күпере” сәламәтләндерү чарасын уздырдылар.
Чара “Дусны сәламләү” күнегүе белән башланды, ул эмпатия күнекмәләрен үстерүгә, ышанычлы аралашуны, уен вакытында бер-берсен аңлауны яхшыртуга ярдәм итте. Аннан соң илебездәге төп вакыйга - FIFA -2018 футбол буенча дөнья чемпионаты турында мини-викторина уздырылды.
Чараның төп өлешен “Уйлап тап”, “Сигналны тыңла”, “Әкиятләр”, “Светофор” командалы уеннары тәшкил итте, аларда балалар бердәмлек, үзара ярдәм итешү, реакция тизлеген һәм креатив фикерләүне күрсәттеләр. Чараның ахырында балалар асфальтта “Тормыш салават күпере” темасына рәсемнәр ясадылар. Чарада катнашучыларның барысы да уңай хисләр һәм кәеф туплап алдылар.