Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
26нчы июнь, сишәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Россия яшьләре көненә туры китерелгән, “Кара-каршы” төркемле шөгыле уздырды.
Максат: үз-үзеңне аңлауга мөмкинлекләр тудыру, төркемдә үзара нәтиҗәле хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль “Төсле кәеф” һәм “Елмаю” күнегүләреннән башланып китте, алар төркемдә бергәләшеп эшләүгә уңай теләк формалаштырырга ярдәм иттеләр. Шөгыльнең төп өлешендә балаларга “10 сүз” күнегүе тәкъдим ителде, ул һәркемгә үзен күрсәтергә, һәм шулай ук күнегелгән төшенчәләрне башкача күрергә мөмкинлек бирде. “Төсләрдәге тормыш” интерактив уенында катнашып, төсләр терапиясе ысулы аркылы балалар үзләренең хисләрен анализлый алдылар, шулай ук төркемдә эшләп башкаларны аңларга өйрәнделәр.
26нчы июнь, сишәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Наркотикларсыз яшәү” республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында, “Туган ишегаллары” шөгыльләр циклыннан “Кеше, үз гомереңне озайт” спорт- сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Чара барышында балигъ булмаган балалар сәламәт яшәү рәвешенең төп тәшкил итүчеләре белән таныштылар, “Сәламәтлек компоненты” интеллектуаль эстафетасында катнаштылар, бирелгән темага табышмаклар чиштеләр. Ахырда мини-ярыш уздырылды, анда дуслык җиңде.
Чара нәтиҗәсендә балалар күтәренкелек һәм күп уңай хисләр алдылар, сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча күзаллауларын киңәйттеләр.
25нче июнь, дүшәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең 11-14 яшьлек балигъ булмаган балалары өчен, “Конфликтлар һәм компромисслар” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларда конфликт турында күзаллау, конфликтлы хәлләрне күрә һәм фаразлый, килешүгә бару сәләтен формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар кыска метражлы “Күпер” мультипликацион фильмын карадылар, мавыктыргыч “Кеше яшәми торган утрау” уенында төркемдә үзара нәтиҗәле хәрәкәт итәргә, төркем белән карар кабул итәргә, хезмәттәшлек стратегиясенә өйрәнделәр.
22нче июнь, җомга, 2018нче ел
Хәтер һәм кайгы көнендә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезмәт буенча белгечләре “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге волонтерлары белән берлектә “Үлгәннәрнең истәлегенә лаеклы булырбыз” социаль-патриотик акция уздырдылар.
Акциянең максаты: әхлакый сыйфатларны формалаштыру, балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү.
Акция барышында балалар “Сугыш корбаннарын искә алу һәм котлау көне”н уздыру тарихы белән таныштылар һәм Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр куеп, батырларны искә алдылар.
22нче июнь, җомга, 2018нче ел
Хәтер һәм кайгы көнендә Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен, Бөек Ватан сугышы мемориал – музеена хәйрия экскурсиясе оештырдылар.
Экскурсия барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихы, анда безнең якташлар-татарстанлыларның катнашуы, батырлыклары турында “Сугыш юллары белән...” әдәби-музыкаль композициясе белән таныштылар. Алар арасында легендар Брест крепостен саклаучы майор П. Гаврилов, чик сакчысы Н. Кайманов, очучы Ф. Фатхуллин һәм бик күп башкалар.
Балалар рядовой солдатларның һәм хәрби башлыкларның батырлыклары турында белделәр, сугыш булган җирләрдән, шул исәптән Новгород һәм Санкт-Петербург астыннан кайтарылган, шулай ук безнең якташлар – Советлар Союзы Геройлары – М. Х. Сыртланова, М. П. Девятаев, Г. Б. Сафиуллин һәм башкаларның уникаль экспонатлары янында тоткарландылар.
Чара катнашучыларда илебезнең тарихын яхшырак аңларга ярдәм итте, якташлар һәм туган ил – Россия өчен горурлык хисе уятты!