Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
5нче июль, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан “Ата-аналарны гомуми укыту” программасы кысаларында, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен “Гаилә бәхете формуласы” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: гаилә кыйммәтләрен таныту, үз гаиләңне ярату һәм ихтирам тәрбияләү.
Чара барышында гаиләләр бәйрәмнең тарихы, аның Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелү гадәтләре белән таныштылар, интерактив әңгәмәдә бала шәхесе формалашуда гаиләнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, чын гаилә бәхетенең “формуласын” таптылар.
Балалар өчен, бәйрәмнең символы булган кыр акчәчәкләреннән такыя ясау буенча мастер-класс булды.
3нче июль, сишәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп “Акчәчәк” төркемле тематик шөгыле уздырды.
Максат: балигъ булмаган балаларда әти-әниләренә карата ярату һәм хөрмәт, үз гаиләсе өчен горурлык хисләре тәрбияләү, гаилә гадәтләрен тергезү.
Шөгыль барышында балалар белән, төркемне берләштерүгә, коммуникатив сыйфатларны үстерүгә һәм командада эшли белүгә юнәлдерелгән, “Без бергә” интерактив уены уздырылды. Аннан соң балалар “Сабый теле белән” бәйгесендә катнаштылар, үз гаиләләренең гадәтләре турында сөйләделәр.
Шөгыльнең гамәли өлешендә катнашучылар “Гаилә көне” открыткаларын әзерләделәр, соңыннан аларны якыннарына һәм туганнарына тапшырдылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларны бәйрәмнең тарихы белән танышырга, җәмгыятьнең төп кыйммәте булган гаиләгә җаваплы караш формалаштырырга ярдәм итте.
3нче июль, сишәмбе, 2018нче ел
“Киләчәк турында сөйләшик” шөгыльләр циклы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, булган психоэмоциональ кыенлыкларга бәйле рәвештә социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче, балигъ булмаган балалар белән “Һөнәр һәм сәламәтлек” төркемле шөгыле уздырдылар.
Яхшы коммуникатив мөнәсәбәтләр булдырырга, кәефне яхшыртырга мөмкинлек бирүче, хисле киеренкелекне бетерү һәм балалар белән танышу өчен парлы “Көзге” күнегүе башкарылды.
Яшүсмерләр игътибар белән “Һөнәр һәм сәламәтлек” видеоролигын карадылар, аннан соң фикер алышу булды. Бәхәс барышында балалар, сайланган һөнәр кызыклы һәм мавыктыргыч булырга, хезмәт базарында кирәкле булырга, шәхси сәләткә туры килергә тиеш дигән фикергә килделәр. Балаларда “Һөнәрләр төре” таблицалары белән эш аерым кызыксыну уятты, һәркем кешенең психологик үзенчәлекләре булачак һөнәрне сайлауга тәэсир итүе турында үз фикерен әйтте.
28нче июнь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Жиляев А. Г., Палачева Т. И.-ның “Шәхеснең үзоештыру чарасы буларак ишегалды уеннары” технологиясен тормышка ашыру кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия яшьләре көненә туры китереп,“Җәй – яңгыравыклы чор” төркемле шөгыле уздырдылар. Шөгыльдә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, 7-14 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.
Катнашучылар ике командага бүленделәр. Шөгыльне оештыруга үзләрен девиант тотуга бирелүчән яшүсмерләр тартылдылар, һәм алар командаларның капитаннары булдылар. Балалар команда исемнәрен һәм үзенчәлекле девизлар уйлап таптылар. Шөгыльдә катнашучылар белән “Сугып чыгаручы”, “Буяулар”, таяк белән “Исемнәр”, “Капчыкларда йөгерү” эстафетасы ишегалды уеннары оештырылды. Балалар уеннарда актив катнаштылар, билгеле уеннарның яңа вариантларын тәкъдим иттеләр. Шөгыльдә катнашу яшүсмерләрдә тәртипләрен аңлау дәрәҗәсен күтәрүгә, максат кую, планлаштыру, оештыру һәм коммуникатив компетенцияләрне формалаштыруга булышты.
Шөгыль психоэмоциональ хәлне, активлыкны һәм балаларның кәефен яхшыртырга ярдәм итүче “Көпчәкләр” биюле флэшмобы белән тәмамланды.
Уздырылган төркемле шөгыль аралашу күнекмәләрен формалаштыру һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара нәтиҗәле хәрәкәт итүне формалаштыру, уңай тормыш кызыксынуларын үстерү аша социаль яраклашуның дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.
26нчы июнь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече ДАПББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, Халыкара наркотик матдәләрне куллану һәм законнан тыш әйләнеш белән көрәш көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр балаларга” акциясе кысаларында, “Без тормыш яклы” флешмобы оештырылды.
Флешмобның максаты: сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру һәм балигъ булмаган балалар арасында наркомания профилактикасы.
Балалар рәхәтләнеп “Без наркотикларга каршы” дидактик лекциясендә катнаштылар, начар гадәтләрнең формалашуын, нинди эчке һәм тышкы ресурслар булырга мөмкин, һәм алар ничек заралы теләкләргә каршы торырга ярдәм итүләре турында яхшырак аңладылар. Катнашучыларга “Үз сайлавыңны дөрес яса!” плакатын ясарга тәкъдим ителде. Плакатның эчтәлеге наркотикларга каршы көрәштә көчләрне берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, ПАМ һәм наркотиклар кулланмыйча ял итүне оештыру булды.
Флешмоб ахырында балалар теләкләр белән төсле кораблар җибәрделәр.