Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
6нчы июль, җомга, 2018нче ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Гаилә кыйммәтләре” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз гаиләсенә, гаилә кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү.
Шөгыль ирекле, ышанычлы аралашуга ярдәм итүче “Сәламләү” күнегүеннән башланды. Аннан соң һәр гаиләнең гореф-гадәтләре, бер-берсенә ихтирам, гаилә кыйммәтләре турында “Нәрсә ул гаилә?” интерактив тематик әңгәмәсе һәм “Гаилә” темасы буенча “Табышмаклар” викторинасы үткәрелде.
Шөгыль ахырында иҗади остаханәдә балалар “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!” котлау открыткалары әзерләделәр, аларны ахырда өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләргә тапшырдылар.
5нче июль, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, кинотренинг формасында “Гаилә тормышы гармониясе” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: гаилә конфликтларын кисәтү һәм балигъ булмаган балаларда гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге турында ышаныч формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән, һәр персонаж очраша торган гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм кыенлыклар турында, кыска метражлы “Әни” фильмын карадылар. Аннан соң нәрсә истә калган һәм нәрсә аеруча тәэсир иткәнлеге турында фикер алыштылар. Әңгәмәдә аерым игътибар баш геройларга бирелде, аларның хисләрен, уйларын, реакцияләрен анализладылар.
4нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре футбол буенча дөнья чемпионаты “FIFA – 2018”га туры китереп, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк” спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру, иптәшлек, коллективлык хисләре, үз гамәлләреңне тота белүне тәрбияләү.
Чара “Тупны дустыңа бир” сәламләве белән башланып китте, аннан соң Россиядә чемпионат уздырылу темасына “Акыл штурмы” уздырылды. Аннан соң катнашучыларга реакциянең тизлеген, җитезлек, координацияне үстерергә ярдәм итүче, “Канатта йөрүчеләр”, “Төгәл футболчы”, “Чылбырлар”, “Сугып чыгаручы” хәрәкәтле уеннары тәкъдим ителде. Ахырда балалар асфальтта “Спорт – ул яшәү!” рәсем бәйгесендә катнаштылар. Барлык балигъ булмаган балаларга да белгечләр әзерләгән “Сәламәтлек – безнең киләчәгебез!” буклетлары тапшырылды.
Чара ял итүнең башка төр эшчәнлеген формалаштырырга һәм үстерергә, балаларны актив ялга җәлеп итүгә, аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.
4нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәмбалаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “Безнең күңелле Сабантуй!” ишегалды бәйрәм чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: халык гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, туган якны ярату, башка милләт кешеләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбиләү, балигъ булмаган балаларның буш вакытларын эчтәлекле оештыру.
Балалар чара башында социаль хезмәт алучы волонтерлар катнашында Сабантуй бәйрәменең тарихы турында күренеш карадылар.
Кадерле кунакларны сыйлау гадәте буенча “чәк-чәк” милли ашын авыз иттеләр.
Милли ярышларны белүләрен күрсәтеп, катнашучылар командаларга бүленделәр һәм төрле мәйданнарда ярышырга керештеләр, балалар дәрт белән канат тарттылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, “Чүлмәкне ват” һәм “Капчыкларда йөгерү” ярышларында командадагы иптәшләренә булышлык иттеләр!
“Призны сукыр килеш табу” ярышында, балалар кайчы белән элеп куелган уенчыклар һәм сыйларны кисеп алалар, сәламәтлеге чикле бала катнашты, бу балаларда толерантлык һәм ярдәмгә килү теләге формалаштыруга ярдәм итте.
“Озын толым – кызлар бизәге” бәйгесе хатын-кызның матурлыгы – ул күркәмлек, нәфислек, акыл һәм эчке рухи дөняның ярашуы икәнен күрсәтте.
Бәйрәмнең милли бизәлешен музыка –дәртле татар көйләре ассызыклады.
Чара командаларны дипломнар белән бүләкләп тәмамланды. Бер генә катнашучы да баллы бүләктән башка китмәде.
4нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Конфликтлар һәм аларны чишү юллары” төркемле шөгыле уздырды. Шөгыльдә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче психоэмоциональ проблемалы, 7-11 яшьлек 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Балаларга “Коймак”социаль өстәл уены тәкъдим ителде. Балаларның һәрберсе пластилиннан җәнлек фигурасы әвәләделәр, аннан соң ул аның уен фишкасы булды. Уенда балалар бер-берсе белән төрле мөнәсәбәтләр төзеделәр, төркемнәргә керделәр, ачуланыштылар, каршылыкларны чишәргә, карар кабул итәргә һәм алар өчен җавап бирергә өйрәнделәр. Уен тәмамланганда рольләрне салдыру, негатив борчылуларга җавап бирү, төркемдә атмосфераны тигезләүгә күнегүләр башкарылды. Төркемле фикер алышу барышында, катнашучылар “конфликт” төшенчәсен билгеләделәр, чын тормышта бәхәсле хәлләрне чишү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Уенны анализлап, һәрбер катнашучы конфликтта үзен тоту аңа килешлерәк, һәм нинди тактиканы үстерергә кирәклеген билгеләделәр.
Тренинг элементлары белән төркемле шөгыль катнашучыларның үзбәясен һәм стрессларга каршы торучанлыгын арттырырга, кешеләр белән эффектив аралашу төзү күнекмәләрен формалаштырырга, толерантлык һәм конфликтларны көч кулланмый чишә белүне үстерергә ярдәм итте.