View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   1нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел

   Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен экскурсия оештырдылар.

   Балалар музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясендә катнаштылар,«Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дип аталган борынгы татар халкы көнкүреше экспозицияләре белән таныштылар. Балалар төбәкнең табигый байлыклары, Татарстанның борынгы һәм урта гасыр тарихы, XIX – XX гасыр башларында Казан губернасы, Республика тарихы, хакимнәр, полководецлар, сугыш геройлары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре турында белделәр.

   Балалар зур кызыксыну белән татар милли костюмнарын, кием-салым, мәдәният һәм көнкүреш әйберләрен карадылар. Экскурсиядән балалар туган як тарихы һәм мәдәнияте турында күп нәрсәләр белделәр.

фото-1

фото-2