View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   15нче гыйнвар, җомга, 2021нче ел

   Россиядә Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында балигъ булмаган балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, күзаллауларын киңәйтү, актив гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан, Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгеләрендә катнашырга әзерләнүдә булышалар.

   «Карлы декабрь» Халыкара балалар-яшүсмерләр иҗаты бәйгесендә 3нче урын өчен җиңүче дипломы белән бүләкләнгән Лаишевцев Виталийны котлыйбыз.

   «Балалар. Юл. Куркынычсызлык» Халыкара балалар-яшүсмерләр иҗаты бәйгесендә 3нче урын өчен җиңүче дипломы белән бүләкләнгән Чернов Даниилны котлыйбыз.

   Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Зәйнуллина Эльвина Азат кызы бәйгедә катнашучыны әзерләүдә ярдәм күрсәткәне өчен Диплом белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2

фото-3