View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   13нче гыйнвар, чәршәмбе, 2021нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 2020нче елның 1нче декабрендә башланган Яңа ел чыршысы уенчыклары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйгедә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты.

   Бәйгенең максаты: балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен чыршы уенчыгы әзерләү буенча иҗади процесска җәлеп итү; сәләтле һәм иҗади балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, бәйрәм атмосферасы булдыру.

   Бәйгегә гадәти булмаган техникада: оригамидан алып бәйләнгән уенчыкларга кадәр төрле материаллардан ясалган чыршы уенчыклары тәкъдим ителгән иде! Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады.

   Тантаналы көй астында бәйге призерлары мактау грамоталары һәм иҗат итү өчен җыелмалар белән бүләкләнделәр. Чарада катнашкан ата-аналар, горурланып, балаларының җиңү шатлыгын уртаклаштылар.

   Балаларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4