View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

Мы помним лого

   Качалкина Екатерина Тимофеевна 1930нчы елның 28нче ноябрендә крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе-Маркелов Тимофей Васильевич Татарстан АССРның Лаеш районында танылган механик була. Ул техниканы яхшы белә һәм беркемгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. 1937нче елда әтисе ялган гаеп буенча халык дошманы буларак репрессияләнә. 1942нче елда әтисе Соликамск шәһәрендә туберкулездан үлә. 1956нчы елны реабилитацияләнә.

   Җиде яшендә Екатерина әтисеннән мәхрүм кала, ә гаиләдә аннан тыш олы абыйсы Василий һәм сеңлесе Людмила була. Екатеринаның әнисе каты авырый, гаиләне карау өчен дә эшли алмый. Балалар барысы да, ничек тә булса исән калу өчен, иртә эшли башлыйлар.

   Бөек Ватан сугышы башлану белән олы абыйсы фронтка китә һәм бөтен авыр эшләр Екатеринага кала. Ул сөт һәм ит сата, бакчада эшли, колхозда үлән чаба һәм ындыр табагына эшкә йөри. Ике кешелек эшли һәм моның өчен ике пай он ала.

   1950нче елны Екатерина Тимофеевна унъеллык мәктәпне тәмамлый һәм авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, параллель рәвештә Казан шәһәренең педагогика институтына читтән торып укырга керә.

   1953нче елда Екатерина Тимофеевна кияүгә чыга, ике улы һәм кызы туа. 1960нчы елда бөтен гаилә Казан шәһәренә күчеп килә һәм үз йортын төзи. Балаларга Качалкина Е. Т. белем бирә һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияли.

   Е. Т. Качалкина бөтен хезмәт эшчәнлеген «авыр» яшүсмерләрне тәрбияләү, аларны математика нигезләренә өйрәтүгә багышлый.

   Аның тормышы авыр була, ләкин аның зарлануын беркем дә ишетми. Екатерина Тимофеевна һәрвакыт коллективның күңеле һәм башлап йөрүчесе була.

   Күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән, «Мактаулы укытучы»исеменә ия.

фото-1

фото-2