View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   02нче декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел

   Россиядә Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына, балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ачык бәйгеләрендә катнашуга әзерләнүдә ярдәм итә.

   Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы Шаһидуллина Дана “Идея” Бөтенроссия гражданлык һәм яшьләр инициативалары үзәге оештырган Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгеләре призеры булды:

   I дәрәҗә диплом – Россиянең Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган бәйгедә «Андреев флагы җилләрдә җилферди» номинациясендә

   II дәрәҗә диплом – «Балалар әкиятләренең серле битләре» бәйгесендә «Әкият илләрендәге геройлар» номинациясендә.

   Шаһидуллина Дананы һәм социаль педагог Гаффанова Миләүшә Рафаэловнаны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алда иҗат уңышлары телибез!

   

фото-1