View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   26нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   «2016-2020 елларга Казан шәһәре халкын наркотиклаштыруны профилактикалау буенча муниципаль программа» ны тормышка ашыру кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Зәһәр төтен сере» дигән кинотренинг үткәрде.

   Шөгыльдә катнашучылар «сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсе турында фикер алыштылар, аның төп өлешләрен формалаштырдылар, психоактив матдәләр куллануның тискәре йогынтысына аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаганнар игътибарына «Гомуми эш» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының - «Познавалов командасы. Зәһәр төтен сере» һәм «Познавалов командасы. Куркыныч чуму» дигән мультфильмнар тәкъдим ителгән иде. Фикер алышу барышында балалар тәмәке тартуның һәм спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында һәрвакыт белүләрен, ә каралган мультфильмнар ярдәмендә исә зыянлы эшләрнең тулы исемлеге турында белүләрен билгеләп үттеләр. Дискуссия ахырында балалар викторинада катнаштылар: сәламәт яшәү рәвеше турында табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр төзеделәр, «Сәламәт буласым килә!» дигән плакат ясадылар.

   Үткәрелгән шөгыль сәламәтлекләренә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте, бу бигрәк тә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен мөһим.

фото-1

фото-2