View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   19нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   А. Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар планы нигезендә, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен «Бала хокуклары» дигән уен-сәяхәт үткәрделәр.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарның хокукый культурасы һәм куркынычсыз тәртип нигезләрен формалаштыру, әдәби әсәрләр, әкиятләр аша бала хокуклары турында БМО Конвенциясе белән таныштыру.

   Шөгыль барышында балалар: тормышка, сәламәтлек саклауга, укуга, ял, намус һәм абруйны яклауга булган төп хокуклар белән таныштылар. Шөгыль «Әкиятләрдә бала хокукларын бозу» дигән медиа-презентация ярдәмендә интерактив уен форматында узды. Балаларга әкиятләргә иллюстрацияләр карарга һәм аларда сүзнең нинди хокуклар турында барганын, төп геройларның нинди хокуклары бозылуын уйларга тәкъдим ителде.

   Шөгыльдә Г. Х. Андерсенның «Шыксыз үрдәк» әкияте мисалында намус һәм абруйны саклауга аерым игътибар бирелде.

   Шөгыль балаларның әхлакый – хокукый культурасын тәрбияләү, әхлакый сыйфатларны үстерү, яшьтәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2