View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   19нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, Халыкара энергияне саклау көненә туры китереп, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән, аларны социаль адаптацияләүгә ярдәм итүче «Энергияне сак тоту – ӘЙЕ» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.

   Шөгыль барышында балалар Халыкара энергия саклау көненең ел саен ноябрь аенда билгеләп үтелүен белделәр. Аның максаты: җәмәгатьчелек игътибарын энергияне контрольсез куллану проблемаларына җәлеп итү.

   Балигъ булмаган балалар «Энергияне сак тоту – әйе» презентациясе белән таныштылар, ул балаларга көнкүреш техникасы һәм төрле гаджетлар барлыкка килүнең энергия куллану дәрәҗәсе артуга, табигый ресурслар бетүгә һәм әйләнә-тирә мохит пычрануга китерүен күрсәтте. Аннан соң балалар «Энергияне саклаучылар» эрудит-квестында катнаштылар, үзләренең энергияне сак тотуда катнашу вариантларын тәкъдим иттеләр: энергияне сак тоту лампочкаларын куллану, кранны вакытында сүндереп тору, кирәкмәгәндә утны кабызмау, хәрәкәт өчен велосипедтан файдалану, салкын вакытта өй җылысын саклау һ. б.

   Шөгыль ахырында балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, «Экология синнән башлана» дигән тест сорауларына җавап бирделәр.

   Белгечләр фикеренчә, мондый шөгыльләр балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итәргә, экологик яктан тотрыклы һәм куркынычсыз тормыш стиле тәрбияләргә ярдәм итә.

фото-1