17нче ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Инвалидлар декадасы алдыннан «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы 25 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Бу бигрәк тә ятып торган балалар тәрбияләүче һәм әниләре азык-төлек алырга чыга алмый торган гаиләләр өчен бик кирәкле һәм бик вакытлы ярдәм. Алар өчен пандемия чорында мондый ярдәм бик мөһим.