View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

Мы помним лого

   Шугаева Екатерина Яковлевна-Бөек Ватан сугышы ветераны.

   1941нче елның 22нче июне - Ростов өлкәсенең Тацинская станицасы урта мәктәбендә чыгарылыш кичәсе, ә инде август аенда Катя Симко (Шугаева) Ростовта радисткалар курсларында. 1 ноябрьдә радист кызларны элемтә батальонына фронтка озаталар. Ә алда: чолганыш, чигенү, сугышлар… Сталинград өчен көрәштә өзлексез элемтә тәэмин иткән өчен Екатерина Яковлевна Симко (Шугаева) «Сугышчан казанышлары өчен»медале белән бүләкләнгән.

   1943нче елның 5нче июленнән 23нче августына кадәр элемтә батальоны составында Екатерина Яковлевна Симко (Шугаева) Курск сугышында өзлексез радиоэлемтә тәэмин итә, шуның өчен аны «Кызыл Йолдыз»ордены белән бүләклиләр. 1944нче елның мартында Екатерина Симкога кече лейтенант исеме бирелә. Бу вакытта Екатерина 49нчы аерым Кызыл Байрак орденлы, Александр Невский орденлы 6нчы гвардия армиясенең элемтә полкы комсоргы була. 1946нчы елның башында кияүгә чыга. Ире лейтенант була. 13 җирне үтәләр: Симферополь, Севастополь, Евпатория, Ивано-Франковск, Владивосток, Чукотка.

   52 ел – Екатерина Яковлевнаның хезмәт стажы, шәхси пенсионер, атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны.

фото-1