View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   13нче июнь, чәршәмбе, 2018нче ел

   Социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларда, шулай ук социаль куркыныч хәлдә торучыларда, сәламәт яшәү рәвешен тотуга мотивация һәм позитив тормыш күрсәтмәләрен формалаштыру кысаларында,“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, РНД янындагы “Гомуми эш” ресурс үзәге хезмәткәре белән берлектә 13-17 яшьлек яшүсмерләр өчен “Манипуляция серләре. Тәмәке” профилактик фильмын карау белән “Үз юлыңны сайла” төркемле шөгыле уздырыдылар.

   Балигъ булмаган балалар “Тәмәке тартуның нәтиҗәләре” бәхәсендә катнаштылар, аның барышында тәмәке тартуның якын һәм ераклашкан нәтиҗәләре, җәмгыятьтә үзеңне тормышка ашыруда сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Видеороликны карау тәмәке һәм тарту катнашмаларының кеше организмы өчен никадәр зыянлы һәм агулы булуы, ялган кыйммәтләр барлыкка килү һәм аңның стереотпиларын формалаштыручы хәзерге медиасфераның кешеләр аңына ничек тәэсир итүе турында күзаллау булдырырга ярдәм итте.

   Шөгыль тәмамланганда күпчелек яшьләрдә тәмәке тарту турында миф һәм фактлар турында мәгълүмати аңлылыклары артты, бу аларда сәламәтлекләренә карата дөрес һәм аңлы сайлауга ярдәм итәр.

фото-1