View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   31нче май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   ВЛКСМның 100еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Комсомолчылар – Бөек Ватан сугышы каһарманнары” төркемле шөгылен уздырды.

   Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек, үз иленең тарихына ихтирам тәрбияләү, балаларның белем дәрәҗәсен киңәйтү.

   Шөгыль барышында балалар ВЛКСМның төзелү тарихы, аның атрибутикасы, комсомолчыларның фотолары - Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән таныштылар.

   Ахырда катнашучылар ВЛКСМ тарихы һәм аның илебез тарихындагы роле турында стена газетасы ясадылар.

фото-1