View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   25нче май, җомга, 2018нче ел

   ТАССРның төзелүенә 100еллыкны бәйрәм итүгә әзерләнү кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Татарстан тарихы” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гражданлык һәм ватанпәрвәрлекне, укучы кызыксынуы формалаштыру.

   Шөгыль башында балалар “Татарстан Республикасы” слайд-шоуын карадылар, истәлекле тарихи вакыйгалар, атаклы шәхесләр, республиканың дәүләт символикасы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар белән таныштылар, “Татарстан тарихы” викторинасында катнаштылар.

   Аннан соң балалар Татарстан Республикасына багышланган китапханә музеенда булдылар, экспонатлар белән таныштылар. Шөгыль ахырында китапханә хезмәткәрләре уку залында экскурсия үткәрделәр, балаларга Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияты турында китаплар күрсәттеләр.

   Оештыручылар әйтүенчә, шөгыль балаларның туган як тарихына һәм мәдәниятына кушылуларына, китапка һәм укуга кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте.

фото-1

фото-2

фото-3