Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Үз сәламәтлегенә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   16нчы октябрь, җомга, 2020нче ел

   Үз сәламәтлегенә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән «Киләчәк үсентесе» программасын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль адаптациядә кыенлыклары булган, шул исәптән психоэмоциональ проблемалары булган балигъ булмаган балалар өчен шөгыль уздырды.

   Шөгыль барышында катнашучылар үз-үзеңне җайга салу алымнарына өйрәтүгә, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән психологик күнегүләр башкардылар, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга юнәлдерелгән «Спорт һәм туклану» викторинасында, «Алты тәмамланмаган рәсем» экспресс тестында катнаштылар. Шөгыль төркемне берләштерүгә, балигъ булмаганнарның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә, актив тормыш позициясе формалаштыруга ярдәм итүче «Иңгә-иң куеп» дигән интерактив уен белән тәмамланды.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66