22нче сентябрь, сишәмбе, 2020нче ел
«Актив ата-ана мәктәбе» социаль проекты кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ата-аналары катнашында «Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр анализы» төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ата-аналарны гаилә мөнәсәбәтләренең психологик-педагогик аспектлары белән таныштыру, проектның йомгаклау диагностикасын үткәрү.
Шөгыль барышында ата-аналар «Гаилә әгъзаларының бер-берсенә йогынтысы " дигән дискуссиядә катнаштылар, аның барышында төп "Гаилә кануннары" билгеләнде:
1 нче канун - әти һәм әни тарафыннан балага куела торган таләпләрнең бердәмлеге
2 нче канун - бала өчен мактау мөһимлеге
3 нче канун – гаиләнең һәр әгъзасының гаилә тормышындагы хезмәттә катнашуы
4 нче канун - матди һәм мораль байлыкларны өлкәннәр һәм балалар арасында тигез дәрәҗәдә бүлү.
Бала тәрбияләүдә ата-аналарның компетентлыгы мониторингын үткәрү һәм ата-аналар тәрбиясендә хаталарны билгеләү максатыннан «Гаилә мөнәсәбәтләренә анализ» дип аталган сораштыру буенча йомгаклау диагностикасы үткәрелде.
Шөгыльнең йомгаклау өлешендә ата-аналар «Актив ата-ана мәктәбе» циклының төркемле шөгыльләре аларга гаилә мөнәсәбәтләренең психологик-педагогик аспектларында һәм ата-аналар позицияләрендә белемнәрне киңәйтү мөмкинлеге бирүен, ата-ана - бала мөнәсәбәтләрен һәм гаиләдә мораль – психологик халәтне яхшыртырга мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр.
