Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Евдокимова Анна Осиповна

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

Мы помним лого   

    Евдокимова Анна Осиповна - тыл хезмәтчәне.ТАССРның Лаеш районы Кармачы авылында эшчеләр гаиләсендә туа. 1932 елда гаиләләре Казан шәһәренә күченә. Анна Осиповнага 3 яшь булганда, әнисе үлә. Озак вакытлар әтисе аны һәм аның өч абыйсын берүзе тәрбияли, аннары кабат өйләнә. Тыйнак кына яшиләр, гаилә зур була, барлыгы биш бала (үги ананың улы була).

    Бөек Ватан сугышы башланганда, Анна Осиповна 4 нче сыйныфта укый. Аның барлык абыйларын фронтка алып китәләр (соңыннан берсе генә исән кала, анысы да начар терелә торган яралардан үлә). 7нче сыйныфны тәмамлагач, ул һөнәрчелек училищесына укырга керә. Тиздән аны училищедан 1 нче тегү фабрикасына, аннары 4 нче тегү фабрикасына эшкә күчерәләр. Ул, яшь кызларның хәрби кительләр һәм парашютлар тегүләрен,аларны фронтка җибәрүләрен яхшы хәтерли.

    "Ул вакытта бөтен җирле сәнәгать гимнастеркалар, шинельләр, җылы эчке киемнәр, маскхалатлар һәм башка эшләнмәләр тегә иде. Барысы да сугышка китә.  4 нче тегү фабрикасы яктырту ракеталары өчен парашют һәм асылма системалар ясауга күчте. Азык аз иде, ачлы-туклы яшәдек, 2шәр смена эшләдек.  Ләкин тегүне мин бик ярата идем, мин һаман тегәм. Җиңү турында белгәч, шатлыкның чиге булмады, барысы да урамда кочаклашалар һәм  үбешәләр, бу чын бәйрәм иде!"- дип, искә ала.

    Сугыштан соң, 1953 елда Анна Осиповна кияүгә чыга, бер елдан ул ир бала таба. КИТИда 4 нче корпус коменданты булып эшли, 1985 елда пенсиягә чыккач, хуҗалык өлеше буенча КИТИ проректоры ярдәмчесе булып тагын 4 ел эшләвен дәвам итә.

    "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66