Лопатина Екатерина Насыйбулловна, 27.11.1926 елны туган, Бөек Ватан сугышы ветераны.Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы өчен Лопатина Екатерина Насыйбулла кызы "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Екатерина Насыйбулла кызы Мамадыш шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп, Казан медицина училищесына укырга керә. 1943 елда медицина училищесының 2нче курсыннан ирекле рәвештә фронтка китә. 1 нче Украина фронтында сугыша. Гвардия сержанты,атаклы 4 нче танк армиясе составына кергән 434нче гвардияле Келец ордены Александр Невский зенит-артиллерия полкы батареясында санитар инструкторы була, үзе йөк машинасы белән идарә итә. Сугышчан хәрәкәтләрдән соң алар санитарлар белән бергә яралыларны җыялар һәм госпитальгә озаталар. Екатерина Насыйбулла кызы үзенең сугышчан иптәшләре белән күп газап чигүче Ватаныбыз юлларында меңнәрчә километрларны авыр бәрелешләр белән үтә һәм, азат итүче буларак, - тагын ярты Ауропаны, берничә җиңел яра ала. Сугышларның берсеннән соң ул үз өстендә яраланган лейтенантны алып чыга. Аның белән бергә алар Берлинга кадәр барып җитәләр. Чехословакияне азат итәләр. Вена консуллыгында алар язылышалар.
Сугыштан соң Лопатинаның тормыш иптәшләре Казанга кайталар. Екатерина Насыйбулловна тегүчелеккә укый һәм бөтен хезмәт гомерен 35 нче номерлы ательеда тегүче булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә.
Лопатиннар 3 бала, ике кыз һәм ир бала үстерәләр. Екатерина Насыйбулла кызының 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы гаиләсе белән, туганнары һәм якыннарының мәхәббәтен, кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши.



