13нче июль, дүшәмбе, 2020нче ел
“Актив ата-ана мәктәбе” социаль проектын һәм Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең ата-аналары катнашында “Төрле төстәге бисер дөньясында” дигән мастер-класс үткәрелде.
Мастер-классның максаты: ата-аналарны кул иҗатына өйрәтү, бисердан агач әзерләү.
Практик шөгыль башында ата-аналар бисердан үрү, бисерның төрле төрләре турында күбрәк белделәр, бисердан агач әзерләү өчен кирәкле сыйфатлы материаллар сайлап алырга өйрәнделәр. Ата-аналар элмәк техникасы белән ботаклар һәм агач җыярга өйрәнделәр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мастер-класс ахырында ата-аналар өчен бүләкләр белән бәйрәм лотереясы узды.

