13нче июль, дүшәмбе, 2020нче ел
Җәйге чорда ял оештыру, шулай ук балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау максатларында, балигъ булмаган балалар өчен вакытлыча булу төркемнәре эше кысаларында көн саен чаралар, шул исәптән квест-уеннар, интерактив уен программалары уздырыла.
Шулай итеп, Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Бергә күңелле" төркеме белән, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балалар өчен, "Күңелле стартлар" спорт-уен программасын уздырдылар. Уеннар һәм бәйгеләр Г. К. Орджоникидзе исемендәге скверда узды. "Кашык белән йөгерү", "Каршылыклар юлы", "Скакалкада сикерү"," Эстафета" һ. б. бәйгеләрдә һәм ярышларда катнашып, һәр бала үзенең спорт күнекмәләрен, төгәллеген, зирәклеген күрсәтә алды. Чарада катнашучыларга "Минем җәем" дип исемләнгән асфальтта рәсем бәйгесе аеруча тәэсир итте.
Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге "Мин социумда" клубы кысаларында социаль адаптациядәге кыенлыкларны җиңү максатларында "Якынрак танышыйк" бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм башланганда балалар саф һавада танышу күнегүләрен башкардылар, куркынычсыз җәй кагыйдәләре турында инструктаж тыңладылар, ә аннары “Ашарга яраклы - яраксыз”, “Классика”, “Капчык киеп йөгерү”, “Боулинг”, “Ватык телефон”, “Балыкчылар” ишегалды уеннарында катнаштылар. Чара баллы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы һәм белгече "Таулы-Әмәт урманы" паркында "КлубОк" җәйге отряды балалары белән эмоциональ өлкәне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән "Исемнәр музыкасы" арт-терапевтик уен программасы үткәрделәр. Тренинг күнегүләрен үтәү мәрхәмәтлелек һәм кабул итү атмосферасын булдырырга, ә балаларга - эмпатия хисен үстерергә, үзеңне бер команда әгъзалары итеп тоярга, берләшергә ярдәм итте.
Саф һавада оештырылган чаралар балаларга һәм аларның әти-әниләренә бик күп уңай хис-кичерешләр китерде, коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, социаль активлыкны арттыруга һәм балигъ булмаганнарның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итте.





