
21нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" дистанцион шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү, республиканың мәдәни-тарихи мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Онлайн-шөгыль барышында балалар танылган Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстаннан чыккан кешеләр һәм аларның батырлыклары белән таныштылар. Татарстан Республикасы халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтуга керткән зур өлеше турында әңгәмә үткәрелде.
Шөгыль кысаларында һәр катнашучы язмышлары Бөек Ватан сугышы белән бәйле үзенең туганнары һәм якыннары турында сөйләде.
Шөгыль ахырында балалар "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" дигән темага рәсемнәр ясадылар һәм үзләренең рәсемнәренең фотолары белән уртаклаштылар.



