15нче май, җомга, 2020нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан "WhatsApp" мобиль кушымтасы ярдәмендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган бала белән "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дигән шәхси дистант шөгыле уздырылды.
Дәреснең максаты: челтәрдә үз-үзеңне тотуның гомуми кабул ителгән нормалары күнекмәләрен формалаштыру һәм челтәрдә куркынычсызлык мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен арттыру, куркынычсыз Интернетның төп кагыйдәләре белән танышу.
Шөгыль барышында бала белән челтәрдә этик тәртип кагыйдәләре, "конфиденциальлек" һәм "Куркынычсызлык" төшенчәләре белән таныштылар, шәхси мәгълүматлар белән идарә итү моментларын карадылар. Аннары "Веб контент" ситуацияле уенда катнаштылар.
Шөгыль Интернет челтәреннән файдаланганда төп куркынычлар белән танышуга, Интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен үзләштерүгә ярдәм итте.