15нче май, җомга, 2020нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «ICL» Россия ИТ - компаниясенә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен персональ компьютерлар күрсәтүдә ярдәм итәләр.
Мондый ярдәм балигъ булмаган балаларга һәм аларның ата-аналарына, мәктәп белеменең начар эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә дистанцион формага күчүе, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү, видеоэлемтә ярдәмендә психологик, педагогик һәм социаль ярдәм алу өчен кирәк.
Киров һәм Мәскәү районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган 8 гаиләгә компьютерлар тапшыруда ярдәм күрсәттеләр.
Техника тапшыру санитар куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә башкарылды.


