Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"Минем гаиләм" онлайн - шөгыле

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   15нче май, җомга, 2020нче ел

   Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт алучылар өчен "Минем гаиләм" дигән онлайн-шөгыль үткәрде.

   Максат: гаиләгә мәхәббәт һәм хөрмәт, аның өчен горурлык хисе тәрбияләү, гаилә кыйммәтләренә аңлы һәм сакчыл караш тәрбияләү.

   Онлайн-шөгыль барышында балалар бәйрәмнең тарихы, аның символы-ромашка белән таныштылар, сорауларга актив җавап бирделәр һәм тематик табышмаклар чиштеләр. Һәр катнашучы үз гаиләсе һәм яраткан гаилә традицияләре турында бик теләп сөйләде.

   Иҗади өлештә балалар, кәгазь пластика технологиясен кулланып, бәйрәм символы-ромашка ясадылар.

   Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне, вак моториканы үстерүгә, дөньяга уңай караш формалаштыруга ярдәм итте.

фото-1

 

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66