15нче май, җомга, 2020нче ел
Идел буе районы Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары дистанцион рәвештә видеоэлемтә форматында социаль хезмәт алучы ата-аналар белән индивидуаль психологик консультацияләр уздыралар.
Консультацияләрнең максаты: ата-аналарның балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль-психологик компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрү, проблемалы хәлләрдә ярдәм итү.
Видеоэлемтә ярдәмендә психологик консультация бирү үз-үзеңне изоляцияләү шартларында һөнәри психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә психологик ярдәм күрсәтүнең яхшы альтернативасы булып тора.
