Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"Һөнәри үзбилгеләнеш"

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   14нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен(9нчы сыйныф укучылары),"Мин барысын да булдыра" циклыннан "Киләчәккә перспективалар" дигән консультация уздырды..

   Максат: һөнәрне аңлы сайлауда ярдәм итү, төп гомуми белем бирү базасындагы урта һөнәри уку йортларына кабул итү кагыйдәләре белән танышу.

   Консультация барышында балалар белән түбәндәге сораулар каралды:" Уку йортын сайлаганда нәрсә белергә кирәк?","Уку йортына кабул итү тәртибе (документлар исемлеге, документлар тапшыру сроклары)". Яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:

   ● ничек иң туры килгән уку юнәлешен сайларга?

   ● Ничек үзеңнең көчле якларыңны һәм һөнәри сайланышны билгеләргә?

   ● киләчәк һөнәри юлның реаль сценариен ничек төзергә?

   Гамәли өлештә "һөнәр сайлау схемасы" буенча тагын бер кат фикер алыштылар һәм белемнәрен ныгыттылар.

   Һөнәр сайлау схемасы

   фото-3

   "Телим - булдырам - кирәк" - бу һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлап алуда төп нәрсә булырга тиеш дигән уртак фикергә килделәр.

   Балигъ булмаган балаларга шулай ук Халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге аша җәйге хезмәт белән тәэмин итү буенча консультацияләр бирелде.

фото-1

фото-2

 

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66